16+

Коткарса, су коткара инде

Урамдагы эсселеккә түзәрлек түгел. Күләгә эзләп кая гына качма, кояш сине барыбер эзләп таба. Өйгә керсәң - өйдәге, урамга чыксаң, урамдагы кызуга чыдарлык түгел. Эссе дип өйдә генә утырып та булмый шул. Эшкә барырга-кайтырга, көннәр буе кондиционерсыз эссе бүлмәдә утырып эшләргә кирәк. Кабинетта утыру бер хәер. Юл эшчеләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре...

Коткарса, су коткара инде

Урамдагы эсселеккә түзәрлек түгел. Күләгә эзләп кая гына качма, кояш сине барыбер эзләп таба. Өйгә керсәң - өйдәге, урамга чыксаң, урамдагы кызуга чыдарлык түгел. Эссе дип өйдә генә утырып та булмый шул. Эшкә барырга-кайтырга, көннәр буе кондиционерсыз эссе бүлмәдә утырып эшләргә кирәк. Кабинетта утыру бер хәер. Юл эшчеләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре...

Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән табиб-педиатры Андрей Суслов киңәш итүенчә, һава температурасы бик югары булып күтәрелгәндә, «риск төркеме»нә керүчеләргә үз сәламәтлекләренә карата аеруча сакчыл булырга кирәк. Йөкле хатын-кызларга, неврологик авырулардан интегүчеләргә, мисал өчен, вегетатив-тамыр дистониясеннән тилмерүчеләргә, йөрәк чирләре белән авыручыларга игътибарлы булу кирәк. Яңа туган сабыйларны да туры кояш нурларыннан саклау зарур.
Бөтенроссия диетологлар һәм нутрициологлар ассоциациясе әгъзасы Оксана Фролова әйтүенчә, эссе һавада дөрес туклану һәм эчү дә зур роль уйный. Гадәттә 1,5-2 литр су эчелсә, эсседә тәүлегенә 2,5 литр су эчәргә кирәк. «Эчемлекләрдән балсыз, газсыз минераль суларны куллану кулайрак. Морс, җимеш суларын эчү файдалы. Су эчүне артык арттырудан мәгънә юк, юкса бөерләргә авыр булырга мөмкин. Куас, сыра кебек газлы эчемлекләр сусауны баса, дигән фикерләр дә ялгыш. Туңдырма ашау сусауны көчәйтәчәк кенә. Кофе, алкогольле эчемлекләр белән мавыгу да зарарга булырга мөмкин. Ашауга килгәндә, тәүлегенә аз-азлап ешрак, 4-6 мәртәбә тукланырга кирәк. Шашлык кыздырган очракта, балык, тиресе салдырылган тавыктан ясау киңәш ителә, дуңгыз, дуңгыз мае, майлы сыер итен ашаудан тыелып торырга кирәк», - ди ул.
Киҗе-мамык тукымалардан тегелгән кием кию зарур, бигрәк тә яңа туган сабыйларны, ана сөтен имүче балаларны киендерүгә игътибарлы карарга кирәк. Белгечләр җәйге челләдә балага подгузник кидерүгә дә каршы. Моннан тыш, кечкенә балаларга бары тик күләгәдә генә һава сулау рөхсәт ителә.
Фатирларны ничек итеп җылынудан саклауга килгәндә, тәрәзәләрне калын чаршаулар яки жалюзи белән капларга, җилләтеп алу, микродулкынлы мич һәм башка электр җайланмаларын мөмкин кадәр азрак куллану, һаваны дымландыру өчен ваннага салкын су тутырып куярга кирәк. Йоклап китү авырлашкан очракта, дымлы җәймә ябынырга була.
Әгәр дә инде эссе кагу күренешләре күзәтелсә, иң элек, табиблар зыян күрүченең хәленә игътибар итәргә киңәш итте. Кояш сугуның җиңел формасын өйдә генә дә кичереп була. Ул гомуми хәлсезлек, тын алу, йөрәк тибеше ешаюы, күңел болгану кебек билгеләрдә чагылыш таба. Катлаулырак формасы колак тону, косу, тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелү, адымнарның тотрыксызлыгы, борыннан кан китү, тән төсе үзгәрү кебек сыйфатлардан күренә. Бу вакытта инде кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә һәм хастаханәдә дәваланырга кирәк. Эссе кагуның бик кискен очрагы шок, кайчакта үлемгә дә китерергә мөмкин.
Балаларга беренче ярдәм күрсәткәндә, температураны төшерә торган даруларның файдасы тимәячәк. Бары тик физик ысуллар гына, әйтик, юеш салкын җәймә белән төрү, спиртка һәм уксуска бермә-бер нисбәттә кушылган су белән ышку гына тәннең суынуына ярдәм итәчәк.
Билгеле булганча, тиздән мөселманнарның изге ае Рамазанга аяк басачакбыз. Белгечләр, ураза тотканда су эчү дә тыелуын күздә тотып, өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга ураза тотуның катгый тыелуына басым ясады. «Организмда су балансы бозылуы бик начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә бу адымга бик уйлап барырга кирәк», - дип билгеләп уза Оксана Фролова. Ураза тотучылар күп итеп яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашарга, витаминнар кулланырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading