16+

Кырмыскадан ничек котылырга?

Апрельнең гадәттән тыш җылы килүе корткыч бөҗәкләрне, шул исәптән кырмыскаларны бик иртә уятты.

Кырмыскадан ничек котылырга?

Апрельнең гадәттән тыш җылы килүе корткыч бөҗәкләрне, шул исәптән кырмыскаларны бик иртә уятты.

Бу җитез, эшчән, әрсез бөҗәкләр, җимеш агач-куакларына, розаларга, пионнарга  аларның сутларын суыручы туймас тамаклы  гөбләләрне ташып тутыралар.Теплицадагы кыяр, борыч, баклажан  түтәлләренә оя ясап, үсемлекләрнең  яшь тамырларын кимереп, бакчачыларның үзәгенә үтәләр. Иртә язда  теплицадагы җылытылган түтәлгә утыртылган  үсемлекләрнен яшь тамырларын  ашап, аларны зәгыйфьләндерәләр. Туфрак җылынгач, кыраулар срогы тәмамлангач, ачык грунтка чыгарып утыртыр өчен лотокка чәчелгән кыяр, кабакчык, кабак орлыкларын һәм нәни шытымнарын  кимереп эштән чыгаралар.

Кайбер әрсезләре бакча өйләренә кереп, шкафтагы азык-төлек капларына кереп тулырга, төрле тәм-том куелган кухня өстәленә менәргә, хәтта урын-җиреңә үрмәләп, үзең йоклаганда ялангач беләгеңнән, муеныңнан  чеметтереп тешләп алырга  да күп сорамый. Кыскасы, алагаем күпсанлы кырмыска  чирүен бөтенләйгә үк җиңеп булмаса да, корткычлар белән җәй буе көрәшергә мәҗбүрбез. 

Сатуда аларны тиз арада  юк итүче Муравьед, Мурацин, Гром кебек  зыянлылыгы буенча өченче класслы  агулы препаратлар  бар, әлбәттә. Әмма  гаилә әгъзаларының  сәламәтлеген саклауны, бакчадагы үсемлекләрне серкәләндерүче бал корты һәм төклетура, камка, алтынкүз  кебек файдалы бөҗәкләрнең, корткычлар белән тукланучы  кошларның гомеренә зыян салмауны максат итеп куючылар химик препаратлар кулланырга атлыгып тормый. Рәтен белеп эш иткәндә, кырмыскалар чирүе белән көрәшүнең  җан ияләре өчен зыянсыз  ысуллары  күптөрле. Кырмыскалар укроп, сарымсак, гөлбадран, петрушка, сельдерей, бөтнек, мелисса, календула, бәрхет гөл, әрем  исен өнәми.

Шәхсән үзем кишәрлегебезнең төрле урыннарына, түтәлләрнең баш-башларына, агач-куак  асларына һәм араларына, утраучыклар итеп, көчле исле  үсемлекләрне утыртып чыгам. Шул рәвешчә, зыянсыз табигый ысул белән корткычлар санын азайтырга омтылам. Агачларга  корткыч бөҗәкләр үрмәләмәсен өчен, иртә язда кәүсәләр әйләнәсенә бәйләнгән билбауларга көчле  исле  сыек майлар агызсак,  кырмыскалар  бу тирәгә якын килмәс. Һава торышы тотрыклы, көннәр аяз булганда, кырмыска ояларына  коры манный, тары ярмалары сибү - отышлы алым. Бөҗәкләр аларны яратып ашый, ашказаннарында ярмалар бүрткәч, күбенеп үлә. 

Шәхсән үзем  узган елда бакчабызның төрле урыннарында  оя ясаган  корткыч бөҗәкләрдән  котылу өчен, 4-5 банан кабыгын ваклап, 2 л суда 4 чәй кашыгы бор кислотасы эретелгән  составка салдым. Бер тәүлек тоткач, җимеш куаклары төпләренә, теплицалардагы кырмыска ояларына таратып чыктым. Кырмыскалар, кыяр түтәле буендагы ояларыннан чабышып чыгып, җыйнаулашып банан кабыкларының йомшагын кимерергә кереште. Кайбер кисәкләрен аска алып төшеп китүләрен кызыксынып күзәтеп тордым.

Тирәндә яшәүче ана кырмысканың агулы  кабыкны ашагач үләчәген, бу чирүнең биредән эз суытачагын  төгәл  белгәнгә күрә,  ояны тузгытмасам да, берничә көннән соң кырмыскалар юкка чыкты. 1 чәй кашыгы бор кислотасына  шулчаклы ук шикәр комы өстәп, 1-2 кашык  кайнар суда  эретеп, сай савытка салып, кырмыскалар сукмагына куярга була. Бор кислотасы аларның нерв системасын зарарлый, параличлап үтерә, дип язалар. Ояларын актарып ташлап, өсләренә шау кайнар су сибүчеләр, кайнар көл салучылар бар. Кайберәүләр, ояларын тирән итеп казып, кырмыска чирүен зур чиләккә тутырып алып, бакчадан читкә чыгарып түгә. Әгәр кырмыскаларның  чирү хуҗасы -  Күч Анасы оясында качып калмаган булса, отышлы алым. Юкса, ишле  балалары янәдән шул кишәрлеккә  кайтып тулачак. Әгәр җимеш агачы ботакларында яки роза чәчәкләрнең сабакларында  кырмыскалар тыз-быз чабышса, 1 литр суга 10 мл нашатыр спирты салып болгатып, өсләренә бөркергә, агач-куак төпләренә сибәргә була.

Бу азотлы ашлама үсемлекләргә  зыян китерми, ә корткычларны кырып сала. Кызганычка күрә, ул файдалы бөҗәкләрне, туфрактагы яңгыр суалчаннарын да юк итә. Әгәр ачы исле составны кырмыска оясы өстенә сипсәк, нашатыр спирты тиз арада һавага очып китмәсен  өчен, өстенә пленка яки түгәрәк ләгән  каплап тору отышлы. Ярты кило чамасы  сарымсак угын ваклап, 3 л суга салабыз, өч көн төнәткәч, сөзәбез. Ачы исле төнәтмәне  теләсә кайсы агач-куакка яки чәчәкләргә ябырылган  гөбләләр өеренә, шуларны имеп тукланучы  кырмыскалар өстенә бөркү отышлы гамәл. Корткычлар гөлбадран яки әрем, бәрәңге,  томат сабакларын төнәтеп ясалган авыр исле составларны өнәми.

Аш содасын шикәр комы белән тигез күләмдә алып, аз гына су белән чылатып ясалган “ботка”ны сай савытка тутырып кырмыска оясы өстенә  куйсак, корткычлар аңа ябырылачак  һәм һичшиксез кырылып бетәчәк. Өйгә кергән кырмыскаларны плинтусларга сода яки  тоз, гәрчич оны, ачы кызыл борыч сибеп, кухня өстәле аякларына уксуска манылган чүпрәкләр чорнап куеп  куып чыгаралар икән. Ысулларның кайсын сайлап алып куллану һәр бакчачының үз ихтыярында. 

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading