16+

Кышка утырта торган 3 яшелчә

Сарымсакны көздән утырту ысулын бик күп бакчачылар куллана. Болай эшләгәндә сарымсак ныграк, зуррак булып үсә һәм иртә өлгерә.

Кышка утырта торган 3 яшелчә

Сарымсакны көздән утырту ысулын бик күп бакчачылар куллана. Болай эшләгәндә сарымсак ныграк, зуррак булып үсә һәм иртә өлгерә.

Яшелчәне 3-5 см тирәнлеккә утыртып, мүлчәләп калдыралар. 

Әмма соңгы елларда сарымсак кына түгел, башка төрле яшелчәләрне дә көз көне утыртып калдыра башладылар. 

Суган да, сарымсак кебек үк, кыш чыга ала. Суганны көздән утырту иртә уңыш алырга мөмкинлек бирә. Андый суган ныклырак була, авыруларга да бирешми. Тик шуны онытмаска кирәк: көздән утыртылган суганнарның барысы да яз чыкмаска мөмкин. 

Бу исемлектә кызыл чөгендер һәм кишер дә бар. Алар да көздән чәчү сәбәпле, иртәрәк өлгерәчәк, сусылрак булачак. Авырулар, корткычларга да бирешмиләр. 
Әмма культураларны теләсә кайсы вакытта утыртырга ярамый. Моның өчен яңгырлар туктап, туфракка туң төшә башлаган вакытны сайларга. Җылы вакытта утыртсагыз, орлыклар шытып чыга һәм туңачак. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading