16+

Кредитны ничек түләү отышлырак?

Икътисад һәм финанслар институты доценты Андрей Сычев билгеләп үткәнчә, кредит алганнан соң беренче айларда тиешле суммадан күбрәк акча кертергә кирәк. Болай эшләгәндә процентлар кими, ди ул.

Кредитны ничек түләү отышлырак?

Икътисад һәм финанслар институты доценты Андрей Сычев билгеләп үткәнчә, кредит алганнан соң беренче айларда тиешле суммадан күбрәк акча кертергә кирәк. Болай эшләгәндә процентлар кими, ди ул.

"Инфляция үскән саен бурычыгызның кыйммәте дә кими бара. Әмма кайбер очракта бәяләр үсә, ә хезмәт хакы шул килеш кала.
Бу исә бурычны түләү мөмкинлегенә тискәре йогынты ясый",- ди эксперт.
Мондый очракта, артык акча чыгармас өчен, мөмкинлектән чыгып, кредитны вакытыннан алда каплау яхшы дип киңәш итә ул. Бу операцияне өлешчә генә дә эшләргә була. Мисал өчен, керемнең 10 процентын өстәмә түләп барырга. 

Андрей Сычев билгеләп үткәнчә, банклар кредит түләүнең беренче вакытында процентлар өчен акча ала. Ә төп бурычны кулланучы соңрак түли. Шуңа да беренче вакытта акчаны ни кадәр күбрәк кертсәгез, процентлар да шул кадәр күбрәк кими.

Эксперт бу ысулны куллануның файдасын кредит калькуляторында санап карарша киңәш бирә. Шулай ук кертемнәрне күбрәк ясап, бурычны билгеләнгән вакыттан алданрак түләргә ниятлисез икән, бу хакта банкка хәбәр итәргә кирәк, ди ул. Моның өчен махсус документлар таләп ителми. Шул ук вакытта, кредитны алдан түлим дип, соңгы акчаларыгызны түләргә кирәкми. Бу тагын да зуррак кредитлар алуга китерүе бар дип кисәтә Сычев.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading