16+

«Тормышта сәламәт кеше генә үзенең максатларына ирешә ала»

Казан урамнарында очраган кешеләргә “Тормышта нәрсә мөһим?” дигән сорау бирдек.

«Тормышта сәламәт кеше генә үзенең максатларына ирешә ала»

Казан урамнарында очраган кешеләргә “Тормышта нәрсә мөһим?” дигән сорау бирдек.

Әхмәд Таһир, доктор:


– Мисырдан тәүге мәртәбә килдем Казанга, искиткеч матур шәһәр икән. Мине иң сокландырганы биредәге кешеләрнең ачык йөзле, дустанә мөнәсәбәте булды. Казанда октябрь аенда узачак БРИКС илләре саммиты шигарендә төрле мәдәни чаралар башланды инде. Саммит нәтиҗәле узсын, дип телим. Халыкара дуслыкта һәм хезмәттәшлектә яшәү бик мөһим.

Эльмира Зыятдинова, муниципаль хезмәткәр:


– Авылда яшибез. Хәзер авылларга да газ, су кергән, асфальт юллар салынган. Торак пунктларына юллар төзү дәвам итә. Терлек, кош-корт асрыйбыз, бакчада яшелчә, бәрәңге һәм җимеш агачлары үстерәбез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, дип әйтелә татар халык мәкалендә. Тырышырга кирәк, тырышып эшләсәң, авылда да дөнья матур.

Гүзәлия Зәйнетдинова, мәдәният хезмәткәре:


– Тормышта үз-үзеңә бикләнергә ярамый. Ялгызлык ул кешеләргә ышанмаучанлык һәм төшенкелек тудыра. Концертларга һәм театрларга баргалап кайту күңелне яктыртып җибәрә. Пенсионерлар да өйдә бикләнеп утырмасын. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да үзешчән сәнгатьтә, башка җәмәгать эшләрендә катнашырга була. Халык арасында булу, аралашып яшәү яхшы.

Марсель Бикбаев, журналист:


– Организм нык чакта сәламәтлек турында уйлап тормыйсың. Авыргач кына уйлана башлыйсың. Мин хәзер спиртлы эчемлекләрне гомумән дә кулланмыйм, артык баллы яки тозлы ашамлыклар белән туклануны да киметтем. Кытайда халыкның олысы-кечесе спорт һәм физкультура белән шөгыльләнә, алар сәламәтлекләренә бик игътибарлы. Без дә сәламәтлегебезне кайгыртып яшик, тормышта сәламәт кеше генә үзенең максатларына ирешә ала.

Фото: ru.freepik.com


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading