16+

Мари белән удмурт очрашса ник татарча сөйләшә, яки мари коймагын ничек пешерергә? (ФОТОЛАР, АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

"Тәмле" сәхифәбезне милли ризыклар белән баету максатыннан бу юлы Балтач районына юл тоттык. Әлеге районда барысы уннан артык милләт вәкиле яши. Беренче тукталышыбыз - Улисьял авылында марилар гомер кичерә.

Мари белән удмурт очрашса ник татарча сөйләшә, яки мари коймагын ничек пешерергә? (ФОТОЛАР, АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

"Тәмле" сәхифәбезне милли ризыклар белән баету максатыннан бу юлы Балтач районына юл тоттык. Әлеге районда барысы уннан артык милләт вәкиле яши. Беренче тукталышыбыз - Улисьял авылында марилар гомер кичерә.

Коймак уңды...

Мәктәп директоры булып эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Татьяна Кузьмина безне авыл башында ук каршы алды. Мариларның гади, эчкерсез һәм кунакчыл булулары турында сөйләп алганнан соң, безне мари коймагын оста итеп пешерә белүче Зоя Шамовага озатып куйды. Зоя апаның кызы Серафиманың өендә зур гына мич тора. Коймакны шул мичтә пешерәчәкбез икән.



- Коймагым уңармы икән дип төне буе борчылып яттым, тәмле генә булсын инде, - дип каршы алды безне Зоя апа. Мари халкы чыннан да кунакчыл икән, һәрберебезне үз туганыдай кочаклап каршы алды ул. Ә иң шаккатырганы - аның безнең белән шартлатып татарча сөйләшүе булды. Хәер, анысы турында соңрак.
Без килешкә бик тырышкан, милли күлмәкләрен дә киеп куйган. Хәер, соңгы вакытта килен алырга барганда милли киемнән бару гадәте аларда яңадан торгызылган. Туйга яшь кызлар да милли күлмәкләрен киеп барырга тырыша, чөнки туй мәҗлесе милли бию саналган "Веревочка" белән "Кандра"дан башка узмый ди.

Мичтә шарт-шорт каен утыны яна. Зоя апа әйтүенчә, коймак пешерү өчен каен яки юкә утыны яхшы.
- Элегрәк әби-бабайлар аларны, ризык пешерергә тоту өчен, утынлыкта аерым урынга өйдерәләр иде, - дип искә ала Таня апа да.



Мичтәге кисәүләрне бәргәләп, таратып мичне әзерләгәннән соң, коймак пешерә башладык. Коймак камыры әзерләү өчен 2 литр сөткә 2 күкәй, 1-2 аш кашыгы манный ярмасы, 100 грамм үсемлек мае, берәр аш кашыгы шикәр комы, тоз, 1 аш кашыгы чүпрә, он салдык. Чүпрәне җылы суга салып кабартып алдык.

Мариларның коймагы озынча формада булуы белән аерыла. Мич кызулыгыннан битләре алсуланган Зоя апа ике табага икешәр коймак салып, бер-бер артлы мич авызына озатып бара.

- Элегрәк кайберәүләр берьюлы өчәр таба белән пешергән. Бу инде уңганлык билгесе булып торган, - ди коймак пешерү остасы.
Табаны ул махсус тукмак формасында кисеп ясалган бәрәңге белән майлый.

- Төнлә уйланып ята торгач, әбиләрнең табаны бәрәңге белән майлавы искә төште. Болай күңеллерәк булыр, дидем, - ди.
Пешкән коймакларны үрдәк мае белән майладык. Мич коймагының исен сизеп, кунаклар янында мин дә кунак булыйм әле дип, Валентин Максютов килеп керде. Валентин агай Балтач районының мари милли-мәдәни автономиясе рәисе икән.



Күмер кызуыннан гөжләп утырган самавыр янына җыелып, чәй эчәргә утырдык. Зоя апаның камыры бик уңган, коймаклар телең йотарлык. Әйтергә онытып торам: коймак мари телендә "мелна" дип атала. Коймакны ике катлы итеп тә пешерәләр икән, анысын "коман мелна" диләр.
Табын артында Татьяна Кузьмина мариларның чуңга дигән ризыгын да искә төшерде.



- Ул аз гына фрикаделька белән тефтелины хәтерләтә. Ит белән бәрәңгене иттарткыч аша чыгарасың, суган, аз гына манный ярмасы, йомырка, тоз, чи бодай ярмасы саласың да уртача зурлыктагы шар формасына китереп әвәләп аласың. Ярты сәгать тотасың, шул арада бодай ярмасы бүртеп тә чыга. Элек суда пешергәннәр, хәзер мантый пешерә торган савыт кулланалар, - ди ул.
Валентин абыйның әтисе куян итен куллана торган булган, ә Таня апа әбисенең каз муеныннан пешерүен искә алды.

- Аны балта белән озаклап чабалар иде, ашаганда вак-вак сөяк кыйпылчыкларын төкерә-төкерә ашаганым хәтердә, - ди ул.

Мари белән удмурт очрашса, татарча сөйләшә

Күптән түгел генә мәктәпләрендә узган бер бәйрәмгә балаларга мари ризыкларын пешереп алып килергә кушканнар. Йорт хуҗасы Серафима шул чуңганы, Ә Таня апа балан пирогын пешереп җибәргән.
- Мәктәптә мари теле туган тел буларак бара. Балаларның үз телебездә сөйләшүенә, телебезнең саклануына сөенеп туймыйбыз, - ди алар.

Валентин агай әйтүенчә, Мари Элда яшәүче мариларның да моның кадәр мөмкинлекләре юк.
- Алар аны дәүләт теле буларак кына өйрәнә. Ә без Татарстанда яшәп тә мари телен туган тел буларак укыйбыз. Бу безнең өчен зур бер горурлык, хөкүмәтнең республикада яшәүче бөтен милләтләргә дә игътибары зур. Йошкар Олага еш барырга туры килә. Бездәге мөмкинлекләр турында сөйлим дә, алар шакката. Күптән түгел генә үзләре дә килеп, авылыбызны, мәктәбебезне күреп киттеләр. Болай булса, сездә тел беркайчан да югалмаячак, диделәр. Бездә балалар бакчасы юк иде, 1991 елда бердәнбер мари авылында бакча булырга тиеш дип салдылар аны. Без, Татарстанда яшәүче марилар, үзебезне ул яктан күпкә бәхетлерәк хис итәбез. Безне районда хөрмәт итәләр, бер генә бәйрәм чарасыннан да калдырмыйлар, - ди ул.

Без аңардан ничек шулай чиста итеп татарча сөйләшә беләсез, дип сорыйбыз.
- Безнең колхозда татарлар, марилар, керәшеннәр, удмуртлар эшләде. Уртак телебез татарча иде. Мари белән удмурт очрашса да, татарча сөйләшәбез. Бу - язылмаган закон. Нишләп татарча сөйләшәбез соң дигән сорау гомумән тумый иде. Без татарларны бик хөрмәт итәбез. Алар белән тиңләшергә тырышабыз. Мари Эл якларында мари авыллары ничектер ташландыграк хәлдә. Ә без, татарлардан үрнәк алып, йорт-җирләребезне төзек, матур итеп торырга тырышабыз, - ди Валентин абый.

Таня апа сүзләренчә, күрше-тирәләрдәге татар авыллары белән элемтәләр бик борынгыдан ук килә.
- Чепьяда зур базар булган. Шунда барышлый, татарлар безнең авылда берәрсенә тукталып чәй эчә торган булган. Һәр гаиләнең шулай йөрешә торган бер йорты булган. Арборда исә безнең гел барып йөри торган Хәсән бабайлар бар иде. Аларның җимешле чәйләренең тәме әле дә тел очында тора. Алар да безгә ат белән кунакка киләләр иде. Туганнар кебек аралашып яшәдек, - ди ул.

Язманы әзерләүдә булышкан өчен Балтач районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Моңа охшаш язма: Төрек кафесы шеф-повары пицца һәм лимонад ясау серен «Шәһри Казан» журналистына чиште (АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading