Татарстанның халык артисты Миңгол абый Галиевне без җырчы буларак кына беләбез, аның исә күңеленә якын тагын бер шөгыле бар икән. Ул дару үләннәре җыя һәм кыш буе шулардан чәй кайнатып эчә.
Миңгол абый белән күрешеп сөйләшер өчен мин аны ай буе каравылладым. Эш графигы бик тыгыз булганлыктан, очрашырга һич вакыт таба алмады ул. Концертлардагы чыгышларыннан кала ул әле җырга сәләте булган егет-кызларга дәресләр дә бирә, аларны зур сәхнәгә әзерли. Өч атнага үзенең туган ягы Мамадыш районындагы балалар лагеренда сәләтле укучылардан оешкан төркемгә җыр дәресләре уздырырга барыр алдыннан без, ниһаять, күрешеп сөйләштек.
- Миңгол абый, мондый тыгыз эш графигы белән дару үләннәре җыярга вакытны каян табасыз Сез?
- Аларның күбесен мин бакчада үстерәм бит. Чабырны тау кырыеннан тамыры белән җыеп бакчага алып кайтып утырткан идем, үсеп китте. Аны хәзер бакчамнан гына җыеп алам. Ясмин үсә, аның хуш исле чәчәкләрен чәйгә кушабыз. Бөтнек, мелисса, тархун, алтын тамыр, ак әнисне үстерәм. Болында үсә торган юаны да бакчамда табарга була. Җитен үстерәм әле мин. Орлыгын үзен генә түгел, көпшәсе белән җыям. Кофемолкада тарттырам да ул он кебек була. Аннары боткага берәр кашык кушып ашыйм. Кабак орлыгын да шулай эшлим. Ашар алдыннан аны берәр кашык кабып куям. Кара әнис безнең якларда да үсә икән бит. Узган ел да, быел да чәчтем. Бакчада топинамбур да үсә. Аны бәрәңге белән кыздырам. Чи килеш тә ашап була. Әле тагын тозлыйм да.
- Топинамбурны тозлаганнарын ишеткәнем юк иде әле...
- Мин аны үзем сынап карадым. Ике литрлы банкага топинамбурны әрчеп тутырам. Суны, тәмләткечләр, тоз салып кайнатып, яшелчә өстенә коям. Бераз тоткач, кабат бушатып кайнатып алам. Топинамбурны да шул суда 4-5 минут кайнатып алам. Янә банкага тутырып, капкач белән ябып куям. Кыш көне тозлы кыяр урынына ашыйсың. Аның хәтта үрентесен дә тозларга була дип ишеттем. Анысын да ясап куйдым әле. Керән тамырын яратып кулланам. Иттарткыч аша үзен генә чыгарып куйсаң, ул тиз бозыла. Мин аны майонез белән кетчупка кушып куям да ипигә ягып ашыйм. Майонез белән кетчуптагы консервантлар керән тамырына бозылырга ирек бирми, әчелеге дә саклана. Соңгы вакытта имбирны куллана башладым. Андый ачы тәмләткечләр яман шеш күзәнәкләренә каршы тора икән. Танылган кино артисты Олег Видовны 70 яшьлек юбилее алдыннан телевизордан күрсәттеләр. Ул, борыч ише әчкелтем тәмләткечләр ашыйм, алар бик файдалы, дип сөйләде. Файдасы юк түгелдер, ул актерга 70 яшьне бер дә биреп булмый.
- Миңгол абый, Сезнең бу хирыслыгыгыз күптәннәнме соң?
- Авылда бала вакытта ук әбиләр яшәгән йортларга кергәч тә, аларның себерке кебек бәйләп киптереп куйган төрле дару үләннәренә күз төшә иде. Ишекләрен ачуга, борынга аларның хуш исе килер иде. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Дару үләннәреннән кала иң шифалы даруларның берсе шул хәрәкәт. Сугыш чорында, аңардан соң да әбиләр, болын-урманнарга барып, җәй буена җиләген, дару үләнен җыярлар иде. Шуның белән алар гел хәрәкәттә торганнар. Авылыбыз чокырда урнашкан, бөтен яктан да урман белән әйләндереп алынган. Язга чыгуга ук без балалар үлән ашап туклана башлыйбыз. Башта кычыткан чыга, аннан сәрдә, кәҗә сакалы китә. Какы җыеп ашыйбыз. Бераздан җиләкләр дә өлгерә. Каен җиләген, җир җиләген ашап туйгач, чират кура җиләгенә җитә. Беләсеңме, җиләкне без юкә яфрагына төреп ашый идек. Бик тәмле була иде ул. Җиләктән соң халык чикләвеккә йөри башлый. Ул вакытта чикләвек күп иде, хәзер алар рәтләп булмый шул. Менә шул рәвешле халык ул вакытта табигать белән бергә кушылып, ягъни мәсәлән, җир-анабыз белән гармониядә яшәде. Дару үләннәре җыюның тагын бер шифасы бар - алардан ниндидер бер уңай энергетика да аласың. Табигатьне ярату хисе миндә шул вакыттан ук килгәндер инде. Казанга укырга килгәч тә, 1960 еллар иде ул, «Традицион һәм халык медицинасында үләннәр» дигән китап сатып алдым. Шуны укып чыгып, дару үләннәре белән ныклап кызыксына башладым. Менә шул көннән бирле ташлаганым юк бу шөгылемне.
- Кайсы үләнне нинди максаттан кулланганыгызны да әйтеп китсәгез...
- Яз көне иң беренче булып тузганак, кычыткан, үги ана яфрагы, бака яфрагы чыга бит. Шуларны турап, үсемлек мае кушып, салатлар ясап ашыйм. Тузганак ачы булганга, аны тозлы суда тотарга кушалар. Ә мин бер нишләтмим, шул килеш кенә ашыйм. Кычытканны да башта кайнар суда пешекләп ала идем. Хәзер ияләндем, алай итеп тормыйм. Салатка тоз салмасаң да була, тузганакның әчесе җитә аңа.
Канлы үләнне (чистотел) кулланам. Аны май-июнь аенда, чәчәк аткач җыям да иттарткыч аша чыгарып согын алам. Сокны берничә тапкыр мамык аша уздырып, шешәгә тутырып куям. Шешә башына резин бармакча кидерәм. Ашарга 20 минут кала бер чәй кашыгы шул сокны эчәм. Агулы үлән булса да, файдасы бар. Ашказаны-эчәклек юлларын чистарта. Кипкән яфракларын чәйгә дә кушкалыйм. Артык күп кулланырга ярамый, гәрәбә төсенә керерлек итеп ясалса, шул җитә. Түндербаш (болиголов) та агулы үлән санала. Аны яман шеш авыруларын дәвалаганда кулланалар. Канлы үләннең көче җитмәгәндә, түндербашны файдаланып карыйлар. Аны чәчәк аткан, яшь орлыклы вакытында җыям. Шулай ук иттарткыч аша чыгарып, согын 70 процентлы спиртка су кушып ясалган катнашмага салам. Быел түндербаш согын эремчек суына кушып карадым. Эремчек суы файдалы да, аннары бик әчеми дә.
- Чәйне нинди үләннәрдән кайнатасыз?
- Мәтрүшкә, җиләк яфраклары, хан үләнен (иван-чәй) кайнатам. Хан үләнендә антиоксидантлар күп - шуның белән ул яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәшә. Каз үләне, аны икенче төрле бәбкә үләне дип тә атыйлар, файдалы. Ул сидек юлларында таш утыруны булдырмый. Аны яз көне салатка да кушам. Әле менә ат кузгалагы тамырын кулланып карарга тәкъдим иттеләр. Ул да ташларны эретә икән. Тамырын казып алып, бер 100 грамм тамырны өч литр суда 15-20 минут кайнаталар да суытып берәр стакан эчәләр. Авылга кайткач җыеп килдем әле. Чәйгә тагын кипкән миләш, гөлҗимеш, гөлбадран (пижма), меңъяфрак салам. Нинди үлән бар, барысы да файдалы инде аның. Җыеп куясың да кыш буе эчәсең. Сәламәт вакытта уйламыйсың да. Ә менә авырып китсәң, эзләнә башлыйсың. Ишеткәнең бардыр инде, ат артыннан җәяү барсаң да армыйсың дип әйтәләр бездә. Чөнки беләсең, арып китсәң, алдыңдагы арбага утырып китә аласың. Шуның кебек, үләннәрең әзер торгач, ул-бу була калса, алып эчәрмен дип шуларга ышанып торасың. Кыш җиткәч, кар астыннан җыеп булмый бит аларны.
PS. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Киңәш-табыш» сәхифәсендә бирелгән сәламәтлеккә караган рецептларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Бер кешегә яраган үлән икенчесенә килешмәскә дә мөмкин.
Әңгәмә барышында Миңгол абыйның, җиләкне юкә яфрагына төреп ашый идек, дигәне миңа бераз сәеррәк тоелган иде. Танышыма шуны сөйләп күрсәткәч, ул үзе миңа гаҗәпләнде. «Синең алай итеп ашаганың юкмыни, ашап кара әле син аны башта. Миңгол абыйның хаклы булуына үзең дә ышанырсың. Без бала вакытта каен җиләге пешкәч, аны яшь юкә яфрагына төреп ашауны бик көтеп ала идек. Аның тәмен бернинди җиләк тәме белән дә чагыштырып булмый», - дип, мине дә кызыктырып куйды әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар