16+

Микроблар сабында “яшиме”?

Көз көне салкын тию, вируслы авырулар саны бермә-бер арта.

Микроблар сабында “яшиме”?

Көз көне салкын тию, вируслы авырулар саны бермә-бер арта.

Бу чорда гигиенага аеруча да игътибар таләп ителә. Кулларны, борын куышлыкларын юу авырулардан саклавы барыбызга да мәгълүм. 

Җылы суда, кул өслегендәге бактерияләр, салкын су белән юынганга караганда, яхшырак юыла. Бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан да расланган факт. Су +37 градус булса әйбәт. Артык кайнар су кулланырга да киңәш ителми. Чөнки ул тиренең саклагыч майлы катламын юып төшерә. Су кайнаррак булу бактерияләрне тулысынча үтерә дигән сүз түгел. Шуңа да тән өслегенә зыян сала күрмәгез. 

Иң мөһиме кулны сабын белән юарга кирәк. Чөнки сабын кул өслегендәге бактерияләрнең 90 процентыны юып төшерергә сәләтле икән. Ә бактерияләр үлсен өчен су температурасы кимендә +75 градус булырга тиеш. Әмма мондый суда куллар пешүе ихтимал. 

Пандемия вакытында антисептикларны бик актив кулландык. Антисептиклар бактерияләргә каршы көрәшә, әмма кулда булган башка пычраклардан арындырмый. Шуңа да аңа гына “ышанып”, кулыгызны юудан баш тартмагыз. Чөнки сабын һәм су кайбер төр микробларга каршы яхышрак көрәшә. Мисалга, диарея, эч авырту, күңел болгануны китереп чыгара торган микроблардан мондый ысул белән кулны юганда күбрәк арыначаксыз. 

Сүз уңаеннан, әгәр дә сез сабында микроблар юк дип уйлыйсыз икән, бу ялгыш фикер, ди белгечләр. Бигрәк тә сыек сабында микроблар күп булырга мөмкин. Әгәр сабыныгыз тыныклана, савыт эчендә төенчекләр барлыкка килә икән, ул чагында анарда микроблар “яши” дигән сүз. Каты сабын өслегендә микроблар һәм бактерияләр аның белән озак кулланмаган һәм тиешле дымлылык булган очракта гына үрчи. Ә озак кулланмаганда сабын кибә. Димәк, микробларга яшәү өчен шартлар да юкка чыга.  

Кул өслегендә микроблар калмасын өчен башта кулыгызны җылы суда юешләтегез. Аннан сабын сөртеп, яхшылап ышкыгыз. Сабын күбекләнергә тиеш. Күбекне 20-30 секунд тирәсе кул өслегендә тотарга киңәш ителә. Бигрәк тә бармак очларын, тырнак төпләрен яхшылап юарга кирәк. Бармак араларын да ышкырга онытмагыз. Аннан агып торган суда сабынны юып төшерегез һәм кулыгызны яхшылап сөртегез. 

Кайбер кешеләр, кулны киптерәм дип, юганнан соң аларны селкеп кенә ала, сөлгегә сөртми. Болай эшләгәндә, юеш кулга һавадагы микроблар эләгә. Шуңа да кәгазь сөлге белән булса да кулланыгыз, ди белгечләр. 

Фото: 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading