16+

«Мәктәпләрдә яулыкны тыю – Россия Конституциясенә каршы килә»

Бу фикерне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.

«Мәктәпләрдә яулыкны тыю – Россия Конституциясенә каршы килә»

Бу фикерне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.

«Казанда БРИКС халыкара саммиты әзерләнгән арада, Владимир өлкәсендә мәктәпләрдә яулыкларны тыю турында боерык әзерләгәннәр. 

Документ БРИКСның беренче көне датасы белән имзаланган, ә Интернет челтәрендә ул Россиядән зур кунаклар китеп беткәч үк тарала башлаган. 

Мәртәбәле кунаклар илебезнең күпмилләтле мәдәни төрлелеген һәм гореф-гадәтләр байлыгын, халыклар арасындагы дуслыкны һәм татулыкны гаять югары бәяләде. БМО Генераль сәркатибе Антониу Гутерриш бездә күргәннәрдән соң калган тәэсирләрен болай дип тасвирлады: “Күптөрлелектә искиткеч бердәмлек!».

Аңлашыла ки, Владимир өлкәсе Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы түрәләренә күршеләр белән дус-тату яшәү, бер-береңнең диненә хөрмәт белән карау һәм хатын-кызларның тышкы кыяфәтенә булган мәҗбүри таләпләр хакында Коръәннән аятьләр китерүнең бернинди мәгънәсе юк. Бәлки, алар өчен БРИКС саммитында дәүләт башлыклары кабул иткән Казан декларациясендәге тезислар ышандырырлык булыр. Декларациядә “демократияне, кеше хокукларын һәм төп ирекләрне үстерү һәм яклау” максатларында хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелә. Моннан тыш, документта: “Түземлелек һәм тату яшәү дәүләтләр һәм җәмгыятьләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең иң мөһим кыйммәтләреннән һәм принципларыннан берсе булып тора”, – дип ассызыклана. Мәктәпләрдә яулык киюне тыю турындагы боерыкны кабул итеп, Владимир өлкәсе Мәгариф министрлыгы бу принципларны ачыктан-ачык игътибарсыз калдыра һәм санга сукмый дигәнне аңлатамы?

Боерык авторларына хиҗаб термины турында белем эстәү дә комачауламас иде. Хиҗаб – ул хатын-кызның, бите һәм кул чукларыннан гайре, тәнен каплый торган кием. Россиядә хиҗаб яулык һәм озын күлмәктән гыйбарәт. Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһисәлам) барлык диннәрендә дә башны яулык белән каплау традициясе бар. Рус халкында хәтта «опростоволосился» дигән гыйбарә булган: әгәр кыз яулыгын югалтса, бу оят саналган. Кабатлап әйтәм: Россия хатын-кызларының традицион киеме — ярымшәрә тышкы кыяфәт түгел, ә яулык капланып йөрү. Бу – гыйффәтлелекне саклаучы кием, димәк, бу традицияне тыярга түгел, сакларга кирәк. Әмма бу боерыктан чыгып, түрәләр, кызлардан яулыкларын салдырып, кыска итәк кияргә мәҗбүр итәргә ниятлиләр дигән нәтиҗә ясарга була. Ни өчен шулай эшләнә?

Хатын-кызның капланган булуы – Аллаһы Тәгаләнең боерыгы, динне тотучы мөслимәләр бернинди шартларда да, нинди генә куркыныч янаса да, бу боерыкка каршы бармаячак. Әгәр яулыкны җәмәгать урыннарында һәм мәгариф учреждениеләрендә киюне тыйсалар, дин тотучы кызлар өйдә белем алуга күчәргә мәҗбүр булачак. 

Шунысы ачык: Владимир өлкәсе Мәгариф министрлыгы чыгарган боерык хокукларны кыса, Россиядә иҗтимагый тотрыклылыкны какшата, РФ Конституциясенә каршы килә, гәрчә Төп законда гражданнарга дин тоту иреге гарантияләнә һәм хәтта Аллаһка ышану да ассызыклана. Өстәвенә, хиҗабны тыю башлангычын РФ Дәүләт Думасы агымдагы елның сентябрендә үк кире какты. 

Мәктәп – ул яшь буында гражданлык үзенчәлекләре һәм әхлакый идеаллар турында төшенчәләрне формалаштыра торган урын. Ә мәктәпләрдә яулыкны тыю турындагы боерык асылда укучыларга Аллаһка ышануны, Аның боерыкларын үтәүне һәм үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләрне саклауны тыя, гражданнарның Конституциядә каралган хокукларын бозарга һәм бер-берсенең диннәренә хөрмәтсезлек күрсәтергә өйрәтә», диелә аның мөрәҗәгатендә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading