16+

Студентларның иң масштаблы премиясенә гаризалар кабул ителә

“Ел студенты” исеменә югары уку йортында белем алучы һәр студент дәгъва итә ала.

“Ел студенты” исеменә югары уку йортында белем алучы һәр студент дәгъва итә ала.

Гран-при иясен “Алгарыш” программасы буенча дөньяның теләсә нинди уку йортында стажировка һәм якты киләчәк көтә. Әйтик, 2019 елда җиңү яулаган егет, “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Камол Бобохонов хәзерге вакытта Малайзиядә стажировка үтә. Видеоэлемтә аша ул мондый искиткеч мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска чакырды.

Быел конкурс юбилейлы 20нче тапкыр үткәрелә. Үзен күрсәтергә теләгән яшьләр саны да арта. Үткән елда, әйтик, 500дән артык гариза алынган. Быел тагын да күбрәк булыр дип исәп тоталар. Замана таләпләрен исәпкә алып, номинацияләрне дә күбәйткәннәр – быел алар 20гә җиткән. Араларында коллектив исеменнән бирелә торганнары да, шәхсән ирешелгән уңышларны исәпкә ала торганнары да бар.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков сүзләренчә, премия югары уку йортларында белем алучылар арасында яңадан-яңа талантларны ачарга ярдәм итә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында студентлар һәм аларга көч биреп торучылардан тыш, республикада җитди вазыйфалар биләп торган кешеләр дә катнаша. Димәк, бер көтмәгәндә сәләтле яшьләр өчен үсеш юллары ачылырга мөмкин. Мисал өчен, узган елда “Ел студенты” исеменә лаек булган Гүзәл Газетдинованы озак та үтми Эшмәкәрлекне үстерү фондына эшкә чакырып алганнар.

-    Гариза бирү кампаниясе 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, әмма без аны тагын берничә көнгә озайтырга планлаштырабыз. Читтән торып катнашу этаплары 15-25 ноябрь көннәрендә узачак. Катнашучыларга үз портфолиоларын әзерләргә һәм казанышлары турында сөйләргә кирәк булачак. Аннары 2-16 декабрьдә көндезге этапта мәктәп укучылары һәм студентлар алдында үз-үзләрен тәкъдим итәргә һәм чыгыш ясарга кирәк булачак, - ди ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading