16+

Мул тормышта яшим дисәң, телевизор карама

Бер кыз, кияүгә чыкканнан соң әниләренә беренче тапкыр кунакка килгәч, иртән торышына бит сөлгесенең гел юеш булуыннан зарлана икән. Баксаң, килен озак йоклый, ул торганчы калганнар юынып-киенеп эшкә китәләр, имеш. Әнисе кызына бар кешедән дә алданрак торып, битен коры сөлгегә беренче булып сөртергә киңәш иткән. Иртә торсаң, коры сөлгегә генә...

Мул тормышта яшим дисәң, телевизор карама

Бер кыз, кияүгә чыкканнан соң әниләренә беренче тапкыр кунакка килгәч, иртән торышына бит сөлгесенең гел юеш булуыннан зарлана икән. Баксаң, килен озак йоклый, ул торганчы калганнар юынып-киенеп эшкә китәләр, имеш. Әнисе кызына бар кешедән дә алданрак торып, битен коры сөлгегә беренче булып сөртергә киңәш иткән. Иртә торсаң, коры сөлгегә генә...

Байлык хезмәт сөючәнлеккә дә, белемгә дә карамый, ул гадәтләргә бәйле, диләр белгечләр. Америкалы Том Корли - финанслар буенча зур белгеч, «Привычки богатых людей» дигән китабын язар өчен материал туплаганда, 233 бик тә бай кешенең һәм 123 бик ярлы затның яшәү рәвешләрен, гадәтләрен, ашау һәм көн режимнарын өйрәнгән. Кара икраны ак күмәчкә ягып ашаучы байлар белән ипигә маргарин ягып ашаучыларны чагыштырып буламы соң инде, дияргә ашыкмагыз. Ул беренче чиратта аларның сәламәт тормыш рәвеше алып бару, итагатьлелек дәрәҗәсе, дисциплиналылыклары кебек якларын тикшергән.
Кыйммәтле машиналарын кызганып метрода йөрүче яки бер чәй пакетын өчәр тапкыр кулланучы саран байлар турында инде күп укыганыбыз яки ишеткәнебез бар. Әмма бизнес-тренерлар һәм психологлар, болай эшләргә ярамый дип белдерәләр. Сез «хәерченең акчасын арзан товар бетерә» дигән гыйбарәне һәрчак истә тотарга тиешсез. Бер югач төсе китә яки формасы бозыла торган ике күлмәк бәясенә затлы кибеттән берне алсагыз, аны теләсә кая киеп бара һәм әллә кайдан балкып тора алачаксыз бит, югыйсә. Кыйммәтле әйберләр сатыла торган кибетләргә кереп, әйберне алмасагыз да, киеп карарга өйрәнегез. «Мин бит моны үлгәндә дә ала алмаячакмын, байлар өчен генә бит бу кибет» дигән уйны башыгызга да кертмәгез. Кыйммәтле ресторанга кереп, кофе булса да эчеп чыгыгыз. Шулай итеп, акрын-акрын гына гадәтләрегезне үзгәртә, үзегездә байлар психологиясе тәрбияли башлагыз.
Хәерчелек сазлыгына өстерәүче гадәтләр:
- аена эшләгәннән артыграк акча туздыру. Әгәр кешенең өч кредиты бар икән (фатир, машина өчен булганнарыннан тыш), ул инде үзен начар яшәү шартларына программалаштыра дигән сүз;
- бәхет өчен миңа машина, фатир һәм зур хезмәт хакы кирәк дип уйлау. Байларга бәхет өчен «мәхәббәт», «гаилә», «дуслык» кирәк;
- акча җитмәс яки менә-менә бетеп китәр дип куркып яшәү. Бу мәсьәләгә: «Бетсен! Эшләп табармын!» - дигән карашта торырга кирәк;
- үзең яратмаган эштә эшләү. Рухланып, янып эшләмәгәндә, бер эштә дә уңышка ирешеп булмый, диләр белгечләр. Психология күзлегеннән мондый кешеләр язмышларына үпкәле, һәрчак нәрсәдәндер риза түгелләр;
- язмышыңа зарланып яшәү. Кешенең гел зарланып торуын хәтта бик тугры дусларының да тыңлап торасылары килми, яңа дуслар табу турында сүз дә була алмый. Ә яхшы танышлар, яңа элемтәләр булдыру - алга китешнең бер юлы.
Байлыкка китерүче гадәтләр:
1. Аралашу. «Мөнәсәбәтләр - валюта. Сез аны байлыкка алыштыра аласыз. Мөнәсәбәтләргә дә банкта ятучы акчаларга караган кебек карарга кирәк. Кешеләрнең сезгә эшләгән ниндидер яхшылыгы - сез алган кредит ул, ә кредитны исә түләргә кирәк», - ди Том Корли. Бу ничек була соң, дисезме? Мисалга, кемнедер туган көне белән котлауны гына алыйк. Танышларыгызга вакыт-вакыт шалтыраткалап, болай гына хәлләрен сораштыргалап тору, онытып бетермәү. Хезмәттәшләрегезне, әйбәт күршеләрегезне бәлеш пешереп болай гына, бер сәбәпсез чәйгә чакырып алу. Бу очракта инде сез аларга кредит биреп торасыз. Ышаныгыз, алар бурычларын арттырып та түләячәкләр әле. Яхшы түләнә торган яңа эш урыны табып бирү, контрактлар төзү, ахыр чиктә, кирәк чакта акча биреп тору рәвешендә, мәсәлән. «Ныклы элемтәләрне никадәр күбрәк булдырсагыз, арадан берничәсенең булса да, уңай эмоцияләрдән тыш, акча да китерәсенә шанслар арта», - дип өйрәтә Корли. Кешеләр белән акча өчен дуслашырга этәрә кебекме? Бер уйласаң, шулай. Әмма нигездә аралашу ята. Ә акча - бонус.
2. Тәвәккәллек. Сүз комарлы уеннар хакында түгел, ә кирәк чакта көтелмәгән карарлар кабул итә алу турында. Вакыт җитте, дип санаган мизгелдә, нәтиҗә гарантияләнмәгән булса да, тормышыңны яки бизнесыңны 180 градуска борып куя алу. Тәвәккәлләдең, барып чыкмады? Бу фаҗига түгел, ә кыйммәткә төшкән тәҗрибә генә.
3. Уйлап тормау, ә эшләү. Бу кайбер проблемаларны хәл итү һәм идеяләрне гамәлгә ашыруга кагыла. Килеп туган кыенлык бәлки үзеннән-үзе юкка чыгар әле дип өметләнеп тормыйча, аны хәл итәргә керешсәң, отышлырак була.
4. Максатлар. Зур максатлар куеп яшәгез, аларга ирешми калу авыррак дип тикмәгә генә әйтмиләрдер.

Байлар бай булырга омтыла, ә ярлылар бай булырга телиләр. Омтылыш һәм теләкнең аермасы зур!
***
Бай кешеләр, даими укып, белемнәрен арттырырга тырышалар, ә ярлылар үзләрен инде бар нәрсәне дә белгәнгә саныйлар.
***
Бай кешеләр алда уңышка ирешү мөмкинлекләрен, ә ярлылар шул уңышка ирешү юлында булачак киртәләрне күрә.
***
Бай кешеләр башка байларга сокланып, ярлылар байларга көнләшеп карыйлар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading