16+

Сентябрь: бакчада нәрсә эшләргә?

Көзнең беренче ае сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга кирәк?

Сентябрь: бакчада нәрсә эшләргә?

Көзнең беренче ае сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга кирәк?

Бу хакта «Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова искә төшерә.

Бакчачы өчен көз – уңыш җыю, аны эшкәртү һәм саклауга кую чоры. Шул ук вакытта бакча үсемлекләрен дә игътибарсыз калдырырга ярамый, җимеш агачлары, чәчәкләр, көзге культураларның ничек кышлавы һәм яз көне ничек үсеп китүе нәкъ менә шуңа бәйле.

Сентябрьдә һәр көнне бакчада, дача участогында кичектергесез эшләрне башкарырга өлгерерлек итеп планлаштырырга тырышыгыз. Тәҗрибәле бакчачылар көзге сорт алма һәм грушаларны сабакларыннан җиңел генә өзеп алып булганда һәм билгеле бер сорт үзенә хас төскә кергәндә җыярга киңәш итәләр. Бу эшне коры көндә башкару яхшы, озак саклансын өчен, җимешне сабактан сак кына, зарар китермичә алыгыз. Җыеп алганнан соң, картон тартмаларга яисә агач әрҗәләргә тутырып куегыз, араларына коры агач чүбе тутырырга була.

Уңышны җыеп алганнан соң, бозылган, черек җимешләрне һәм карт ботакларны бакчада калдырмагыз. Агачларда һәм куакларда бер генә алма, груша яки башка җиләк калырга тиеш түгел, югыйсә калган җимешләр зарарлы бөҗәкләр һәм үсемлек авырулары таралуга юл куячак.

Шулай ук бакча корткычлары – бөҗәкләр кышларга кала торган иске яфраклардан да котылырга кирәк. Яфракларның бер өлешен компост чокырына салалар, аннан яз көне бакча һәм үсемлекләрне ашлау өчен черемә алына. 

Бакчада көзге эшләрнең тагын берсе – ашлама һәм төрле туклыклы матдәләр кертү. Җимеш агачлары төрле туклыклы матдәләргә мохтаҗ. Көз көне аларда фосфор һәм калийның югары булуы таләп ителә. Бу ашламалар уңышлы кышлау өчен кирәкле матдәләрне туплауга ярдәм итә, үсемлекләрнең авыруларга каршы торучаныгын арттыра.

Алмагачларны һәм грушаларны тукландырганда, һәр агач төбенә биш килограммга кадәр органик ашлама кертәләр. Калий ашламалар бер квадрат метрга 10 грамм да җитә, суперфосфат – 40 грамм. Минераль матдәләр кагачларга кышны кичерергә ярдәм итәчәк. 

Әгәр дә куаклар арасын казып алырга кирәк икән, моны үсемлекләрнең тамырларына зыян китермәслек итеп сак эшләргә кирәк. Карлыган, крыжовник куакларын, яфракларын коеп бетергәннән соң, авырулардан һәм кышлаучы корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен 3 процентлы тимер купоросы эремәсе белән эшкәртәләр – 10 литр суга 300 грамм.

Тагын бер мөһим процедура – җимеш агачларын һәм куакларына 5 процентлы мочевина белән сиптерү, аны әзерләү өчен 10 литр суга 500 грамм мочевина һәм 700 грамм хлорлы калий алалар. 3 процентлы тимер купоросы  эремәсе белән эшкәрткәндәге кебек үк, бу үсемлекне гөмбә авыруларыннан, корткыч бөҗәкләрнең кайбер төрләреннән (мәсәлән, тлә, пәрәвез талпаннары) сакларга ярдәм итәчәк.

Ремонтант җиләк өчен 1:15 пропорциясендә сыер яки 1:30 пропорциясендә кош тизәге эремәсе әзерлиләр. Эремәгә бераз көл өстиләр. Бу туклыклы субстратны рәт буйлап урнашкан канауларга кертү яхшырак. 

Сентябрьдә кояшлы көннәрдә агач кәүсәләрен агартырга, ай азагында корыган һәм иске ботакларны кисеп алырга була. Карлыганның киселгән сабакларын, ике бөресен калдырып, грунтка утыртырга була.

Сентябрь ахырына таба бакчада сарымсак чәчү эшләре бара. СМарымсак тырнакларын алты-сигез сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк, өстенә черемә сибәргә. Тамыр системасын үстерергә өлгерсен өчен, сарымсакны салкыннарга кадәр утыртыгыз, ләкин вакытыннан алда "уянмасын" өчен артык иртә дә утыртырга кирәк түгел. Эш сроклары туфрак температурасына бәйле: иң яхшысы 12 градус җылы булганда утырту, ә суганга 5 градус җылы да җитә.

Сентябрьнең соңгы көннәрендә әче туфракта яндырылган известь кертелә. Шул ук чорда петрушка, салат, укроп, базилик түтәлләрен, яшеллек озаграк саклансын өчен, пленка белән каплыйлар. 

Шуны да истә тотарга кирәк: сентябрь дәвамында ачык грунттагы яшелчәләрне җыярга кирәк. Көтелмәгән кыраулар уңышны харап итә күрмәсен. Җылы яратучы яшелчәләр – кыяр, борыч һәм ташкабак температура бераз гына төшүне дә кичермиләр, бер салкын төн эчендә бозылырга мөмкиннәр.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading