16+

Төсле кәбестә белән тавыктан запеканка

600 грамм төсле кәбестә, 300 грамм тавык ите, 200 грамм сыр, 2 тырнак сарымсак, 3 күкәй, 1 стакан каймак (яки сөт), тоз, борыч

Төсле кәбестә белән тавыктан запеканка

600 грамм төсле кәбестә, 300 грамм тавык ите, 200 грамм сыр, 2 тырнак сарымсак, 3 күкәй, 1 стакан каймак (яки сөт), тоз, борыч

Кәбестәнең укмаш чәчәкләрен аергалап, кайнап торган тозлы суга салып пешереп алабыз. Суынгач, май сыланган табага салабыз. Тавык итен уртача зурлыкта турап, майда кыздырабыз, тоз, борыч сибәбез. Аннары кәбестә өстенә салабыз. Тоз, борыч, каймак, күкәй, вак итеп туралган сарымсакны бергә кушып, яхшылап болгатабыз. Катнашмага уртача угычта уылган сыр өстибез дә барысын бергә ит өстенә агызабыз. 180 градуска кадәр кыздырылган газ миченә 30-35 минутка куябыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading