16+

Туймас тамактан ничек котылырга?

Күп кенә бакчачылар аючикерткәдән зарлана. Юлында очраган һәрнәрсәне - орлыкмы ул, үсенте тамырымы, сабагымы, җимешме - барысын да ашап бара ул. Бакчага берничә шундый туймас тамак бөҗәк ияләшсә, һәр иртәне нинди дә булса «сюрприз» көт тә тор инде. Аючикерткәдән котылыр өчен нәрсә эшләргә соң?

Май-июнь аенда бакча кишәрлегенә кечкенә-кечкенә яңа тирес өемнәре өеп куегыз. Аючикерткәгә бу вакытта күкәй салырга кирәк, ә ул моның өчен сез әзерләгән тирескә барачак. 25-30 көннән тирес өемен яндырыгыз. Аның белән бергә кортлар да янып бетә.
Яз көне үсенте утыртыр яки орлык чәчәр алдыннан 2-3 см тирәнлектәге буразналарга агуланган бөртекләр сибеп чыгыгыз. Өстен туфрак белән каплагыз. Оясын тапкан очракта ояларына сибегез.
Аючикерткәнең оясына яки ул аеруча зыян китергән урынга сабынлы су сибеп торсагыз да була.
Көзгә исә түбәндәге ысулны да куллана аласыз. Ярты метр тирәнлегендә чокыр казып, аңа янган ат тиресе тутырыгыз. Аючикерткә, гадәттә, шундый урында кышлый. Иртә язда тиресне казыганда аларны җыеп та аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading