16+

Удмуртлардан – балан бәлеше

Бүген сезгә удмурт халкы пешерә торган балан бәлеше рецептын тәкъдим итәбез. Витаминлы да, тәмле дә!

Удмуртлардан – балан бәлеше

Бүген сезгә удмурт халкы пешерә торган балан бәлеше рецептын тәкъдим итәбез. Витаминлы да, тәмле дә!

Камырын үзегез теләгәнне куллана аласыз. Ачы камыр белән дә, төче, хәтта катлы камыр белән дә пешерергә мөмкин.

Эчлек өчен балан – 300 гр, шикәр комы – 200 гр, манный ярмасы – 2 аш калагы һәм уртача зурлыктагы 2 чөгендер кирәк булачак. Чөгендерне вак угычтан уабыз. Барысын бергә кушып табада пешереп алабыз. Камырны ике өлешкә бүләбез һәм бәлеш ясыйбыз. 180 градуска җылытылган мичтә якынча 40 минут тирәсе пешерәбез.

Фото: http://rsloboda-rt.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading