16+

Яшел чәй уйлау сәләтен яхшырта

Яшел чәй матдәләр алмашын тәртипкә китерә һәм төз гәүдәле булып калырга ярдәм итә. Чәйдәге танин дигән матдәсе ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта, пектиннар кандагы "начар" холестеринны киметә һәм атеросклероздан саклый. Яшел чәй эчәк инфекцияләре белән көрәшергә дә сәләтле. Токсиннарны һәм бөерләрдәге начар тозларны куып чыгара, ә аны даими кулланган кешеләрдә онкология...

Яшел чәй матдәләр алмашын тәртипкә китерә һәм төз гәүдәле булып калырга ярдәм итә. Чәйдәге танин дигән матдәсе ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта, пектиннар кандагы "начар" холестеринны киметә һәм атеросклероздан саклый. Яшел чәй эчәк инфекцияләре белән көрәшергә дә сәләтле.

Токсиннарны һәм бөерләрдәге начар тозларны куып чыгара, ә аны даими кулланган кешеләрдә онкология авыруы барлыкка килүен дә тоткарларга мөмкин. Яшел чәй баш мие тамырларын киңәйтә, аның кан әйләнешен һәм кислород белән тукланышын яхшырта, шунлыктан уйлау сәләтен яхшырта. Гомумән, әлеге чәйнең файдасы күп. Әмма аның файдасын күрү өчен, артык мавыкмаска (чәйдә кофеин бар), пешкәннән соң озак торган чәйне эчмәскә, каты итеп пешермәскә кирәк.

Яшел чәйнең файдасын һәм тәмен сизү өчен аны дөрес итеп пешерә белергә кирәк.

Түбәндә классик ысулны тәкъдим итәбез:
- җылы һәм коры чәйнек алырга (балчык, фарфор, пыяла чәйнек булырга тиеш);
- 200 мл суга 1,5-2 бал кашыгы чәй исәбеннән чәй, су салырга (тутырып бетерергә киңәш ителми, бер см булса да урын калырга тиеш);
- чәйгә кайнап торган су салмаска, суның температурасы 70-80 градустан да артырга тиеш түгел;
- чәйне пешергәндә, чәйнек борынын салфетка белән капларга. Бу эфир чәйдәге майларга очып бетергә ирек бирми;
- 3-7 минут пешергәч, чәйне эчәргә була.

Яшел чәйне салкын көенчә дә, бик кайнар килеш тә эчәргә киңәш ителми.

Фото timepariarey.clan.su сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading