16+

Йөзегеңә карап каршы алалар (КИҢӘШЛӘР)

Бармакка йөзек-балдак киеп йөрү традициясе бик борынгыдан килә. Психологлар фикеренчә, балдакны кайсы бармакка киюенә карап, кеше турында күп мәгълүмат алып була. Борынгылар да, юкка гына, балдакларның магик көче бар, дип ышанмагандыр.

Йөзегеңә карап каршы алалар (КИҢӘШЛӘР)

Бармакка йөзек-балдак киеп йөрү традициясе бик борынгыдан килә. Психологлар фикеренчә, балдакны кайсы бармакка киюенә карап, кеше турында күп мәгълүмат алып була. Борынгылар да, юкка гына, балдакларның магик көче бар, дип ышанмагандыр.

Мисыр­да яңа өйләнешкәннәр уң кулларының атсыз бармагына металлдан, керамика һәм пыяладан эшләнгән балдак кигән. Аларча, нәкъ шул урыннан «мәхәббәт артериясе» башлана икән. Борынгы римлылар исә тимер яки бронза балдаклар алмашкан. Алтын балдак кию гадәте III-IV гасыр­да гына кергән. Әмма без балдак кына түгел, йөзекләр дә кияргә яратабыз. Астрологлар һәм хиромантлар, кешенең холкына карап, йөзекне билгеле бер бармакка кияргә киңәш итә.

Әгәр дә сез артык хисчән икән, йөзекне баш бармакка киегез. Ул кешеләр белән мөнәсәбәтләрегезне гармонияле итәргә булыша.
Оялчан һәм кыюсыз кешегә имән бармакка кияргә кирәк, ул сезгә тәвәккәллек өстәр, үз-үзегезгә ышанычны арттырыр.
«Кара полоса»га юлыксагыз, йөзекне урта бармакка киеп куегыз, ул тормышыгызны җайларга булыша. Нәселдән килгән йөзек булса, тагын да яхшы.

Матурлык, күңел ачуларны яратучыларга йөзекне атсыз бармакка кияргә кушалар. Ул дан һәм байлык та китерергә сәләтле.
Холкыгыз тыныч булса, сезгә нечкә йөзек килешә, кайнар йөрәклеләргә исә зуррагын сайларга кирәк.

Эшегездә уңышка ирешергә теләсәгез, йөзекне чәнти бармакка киегез. Ул кирәкле кешеләр белән элемтә булдырырга булыша.
Баш бармакка - бакыр, имән бармакка - алтын яки аккургаш, урта бармакка - тимер, атсыз бармакка - алтын, ә чәнти бармакка көмеш йөзек кию яхшы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading