16+

Үзеңә ошаса, шул җиткән

Фатирда ремонт ясалып беткәннән соң, хатын-кызларның икенче бер баш авыртуы башлана. Тәрәзәгә нинди пәрдәләр алып эләргә? Нинди тукымага өстенлек бирергә, кайсы төслесен сайларга, чәчәк төшкәне матур булмасмы, әллә бертөслесенә генә тукталыргамы? Шуларны уйлый-уйлый кибеткә чыгып киткән хуҗабикә анда бөтенләй югалып кала. Монысы да ошый, тегесен дә аласы килә дигәндәй, сайлау...

Үзеңә ошаса, шул җиткән

Фатирда ремонт ясалып беткәннән соң, хатын-кызларның икенче бер баш авыртуы башлана. Тәрәзәгә нинди пәрдәләр алып эләргә? Нинди тукымага өстенлек бирергә, кайсы төслесен сайларга, чәчәк төшкәне матур булмасмы, әллә бертөслесенә генә тукталыргамы? Шуларны уйлый-уйлый кибеткә чыгып киткән хуҗабикә анда бөтенләй югалып кала. Монысы да ошый, тегесен дә аласы килә дигәндәй, сайлау...

- Светлана Геннадьевна, сезне өйгә чакырып, булачак пәрдәләр дизайнын ясату күпме тора?
- 300 сум. Әгәр дә инде заказны безнең салонга бирсәгез, бушка. Мин моны үзем өчен дә, заказ бирүче өчен дә уңайлы күрәм. Безгә килүчеләр минем обой менә шундый төстә, анда фәлән рәсем төшкән, бүлмәдәге җиһазлар менә шундыйрак төстә, диләр. Төсләрне аларның сөйләүләре аша гына кабул итү авыр. Өйләренә баргач, инде мин барысына да игътибар итәм. Идәндәге паласка да, люстрага да, вак кына нәрсәләргә дә күз төшерәм. Шуннан чыгып эскизлар ясыйм, төсләрне сайлыйм. Аннары кайберәүләр интернеттан карап киләләр дә шундый кирәк, диләр. Интернетта күргәннәре аларның өйләренә бөтенләй дә туры килмәскә мөмкин. Дизайнерның ярдәме шунда кирәк тә инде. Без бүлмәнең бизәлешенә, аның нинди стильдә булуына карап, портьер дизайнын уйлашабыз.
- Пәрдәләрнең төсен сайлаганда бүлмәдәге нәрсәләргә нигезләнергә кирәк соң?
- Бүлмәдәге иң зур «таплар», әлбәттә, обой һәм җиһаз. Күз иң беренче шунда төшә. Пәрдәләрнең төсен шуларга туры китереп сайлыйбыз. Шунысы да бар, обойны без җиһазга караганда ешрак алыштырабыз. Шуңа да, отышсыз вариант булсын дисәгез, җиһаз төсенә туры китерергә кирәк. Аннары портьерлар башка декоратив текстиль элементлар, әйтик, мендәрләр, карават җәймәләре, кухнядагы аш өстәле җәймәсе белән яраштырганда да матур күренәчәк. Җәймәләрне һәм мендәрләрне шул ук пәрдә тукымасыннан тектергәндә үзенә күрә бер ансамбль барлыкка килә, тулы бер гармоник композиция туа. Компаньон тукымалар да бар хәзер. Тюль белән пәрдә яраштырылып эшләнә. Тюле ак булып, аңа кара чәчәкләр төшерелсә, пәрдәсе кара, ә чәчәкләре ак төстә бирелә. Бер үк тукыма бер генә төсле, аннары шул ук тукымага чәчәкләр яки буй-буй сызыклар, яисә башка геометрик фигуралар төшкәннәре була. Ягъни бер төс, бер фактура, ә рәсемнәре төрле. Эре чәчәк төшкән тукыманы портьер, вак чәчәклесен мендәр тышлыгы итеп тегәргә була. Җәймәгә рәсемсез, бер генә төсле тукыманы кулланабыз.
- Пәрдәнең төсен кайсы бүлмәгә эленәсенә карап та сайларга кирәктер инде?
- Йокы бүлмәсе өчен кычкырып торган төсләр килешми, алар тыныч, тоныграк төстә булсын: яшькелт, зәңгәрсу, соры һ.б. Зал өчен акча жәлләргә кирәкми, ул иң бай бүлмә булырга тиеш. Затлы тукыма элү монда үзен аклый. Аш бүлмәсенә күбесенчә чәчәкле, күңелне күтәрә торган төсләрне сайлыйлар. Бүлмә кечерәк икән, аны арка формасында тегәбез. Зур кухняга органза да килешә. Аны ламбрекеннар белән тулыландырабыз. Ламбрекен модадан чыкты дию дөрес түгел. Һәр бүлмә үз кагыйдәләрен таләп итә. Арт-деко стилендә булса, тукымага люверслар урнаштырабыз. Классик, ампир стилендә булса, бахрома белән тегәбез, сваглар, стеклярус белән бизибез.
- Пәрдәләр идәннән ничә см өстәрәк булырга тиеш? Кайберәүләрнең ул хәтта идәндә бөрмәләнеп ята.
- Фатирыңда өй җыештыручылар эшләсә, алар һәр көнне идәнне юып торсалар, пәрдә идәндә дә ятып тора ала. Гомумән алганда, 1,5-2 см өстә торырга тиеш. Тузанын да җыймый, идән юганда да комачауламый. Рим пәрдәләрен яратып кулланалар. Алар тәрәзәсе кечкенә булган бүлмә өчен уңышлы кулланыла. Зур тәрәзәдә матур күренә дип әйтеп булмый. Хәзер модада нинди пәрдәләр икән дип баш катырырга кирәкми. Ул беренче чиратта үзегезгә ошасын, ә безгә үз эшебез өчен оялырлык булмасын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading