16+

Үзе шардай, тәме балдай

Тагын әле файдалы да. Сүз, әлбәттә, карбыз турында бара. Аның тәмле булуын беләбез, ә файдасы нәрсәдә икән?

Үзе шардай, тәме балдай

Тагын әле файдалы да. Сүз, әлбәттә, карбыз турында бара. Аның тәмле булуын беләбез, ә файдасы нәрсәдә икән?

- Карбыз антиоксидантка һәм С витаминына бай. Уртача зурлыктагы бер телем карбызда әлеге витаминның көнлек нормасының 25 проценты бар.
- Карбызда клетчатка күп. Ул исә эчәклек эшчәнлеге, тән тиресенең сәламәт һәм матур булуы өчен кирәк.
- Карбыз организмга стресска каршы да торырга ярдәм итә. Чөнки аңарда авыр физик эш башкаручылар яки аеруча эмоциональ кешеләр, диетада утыручылар өчен мөһим булган бета-каротин бар.
- Карбыз яман шеш авыруы булу куркынычын киметә. Составындагы ликопин ярдәмендә ул күкрәк, эчәклек һәм үпкә рагыннан саклый. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмауга да үз өлешен кертә, иммунитетны ныгыта.
- Карбыз организмнан агулы матдәләрне, шлакларны чыгара.
Әмма шунысын да истә тотыгыз, сидек куыгында таш булганнарга аның белән сак булырга кирәк. Сидек кудыру үзлегенә ия булган карбыз организмнан минераль матдәләрне дә юдырып чыгара. Шуңа да, карбызны көн дә һәм күп күләмдә ашаган очракта, рационыгызга минераль су кертү яхшы булыр. Канында шикәр күләме күп булучыларга да карбыздан аз гына авыз итәргә киңәш ителә.
Һәм соңгысы: кайбер карбызларда нитрат күп. Кул астыгызда нитратомер булмаса, карбызның йомшагын гына ашагыз, кабыгына якын өлешләрен калдыру хәерле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading