16+

Зөлфәт Зиннуровтан тәмле аш рецепты

Зөлфәт әйтүенчә, борчак ашын мәрхүм әтисе дә яраткан.

Зөлфәт Зиннуровтан тәмле аш рецепты

Зөлфәт әйтүенчә, борчак ашын мәрхүм әтисе дә яраткан.

"Сәламнәр! Әти мәрхүм дә ярата иде борчак ашын, мин дә пешергәлим.
Ысланган (копчёный) ит - 800 гр тирәсе
Борчак - 2 стакан
Суган - 3 данә
Кишер - 2 данә
Бәрәңге - 4-5 данә
Көнбагыш мае
Тәмләткечләр.
Киттек: Ит белән борчакны яхшылап юабыз да кәстрүлгә салып утка куябыз. Кайнап чыгуга өстеннән туртасын җыеп алабыз да 1 сәгать талгын утта кайнатабыз. Аннары туралмаган килеш 1 суган һәм 1 кишерне салабыз, тагын 30 минут кайнатабыз.
Ярты сәгать узуга кишер белән суганны алып ташлыйбыз һәм бәрәңге салабыз. 5-10 минуттан өстенә көнбагыш маенда табада вак итеп турап кыздырган суган белән кишерне, дәфнә яфрагы һәм кара борчак борыч салып 10 минут тирәсе кайнатабыз да, уттан алып капкач белән каплап куябыз.
Тәлинкәләргә бүлгәч,  өстенә тәмләткеч үләннәр салсагыз, гүпшим дә тәмле була"дип рецепт белән уртаклашкан ул инстаграм сәхифәсендә.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading