16+

Казанда яшәүче бер хатын яшь ярымлык кызын кыйнаган һәм моны видеога төшергән

Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын моны үз иренә үч итеп эшләгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын моны үз иренә үч итеп эшләгән.

Казанда яшь ярымлык кызын кыйнаган һәм моны видеога төшергән 31 яшьлек хатын-кызны хокук сакчылары тоткарлаган. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Билгеле булганча, әлеге коточкыч хәл 1 декабрьдә килеп чыккан. Хатын үз иренә үч итеп кызын кыйнаган, идәндә ятучы балага аяклары белән типкәләгән. Әлеге башка сыймаслык гамәлләрен видео яздырган. Ир-ат хатыны җибәргән әлеге язманы карап чыккач, бу хакта әнисенә хәбәр иткән. Әби кеше килененең баланы кыйнавы турында полициягә гариза язган.

Әни кешегә карата «Газаплау» һәм «Ата-анасы балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү, рәхимсез мөгамәләдә булу» маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Бала хәзер әлеге гаиләдән алынган, хастаханәгә озатылган.

"Гаилә профилактик исәпкә куелган. Хатын-кыз читкә китмәү турында подписка астында тора", - дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading