16+

Миңнеханов Мөхәммәтшин хакында: “Без бер тапкыр да талашмадык”

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Язмыш борылышлары” дип аталган китап дөнья күрде. Аны республиканың Милли китапханәсендә тәкъдим иттеләр.

Миңнеханов Мөхәммәтшин хакында: “Без бер тапкыр да талашмадык”

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Язмыш борылышлары” дип аталган китап дөнья күрде. Аны республиканың Милли китапханәсендә тәкъдим иттеләр.

Бу чарада Татарстан җитәкчелеге, юбилярның якыннары, хезмәттәшләре дә катнашты. Фәрит Хәйрулла улы турында җылы сүзләрен җиткерде.

Тантаналы чарада беренче булып Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

“Фәрит Хәйрулла улы белән мин ул Сәүдә министры итеп билгеләнгәннән алып таныш. Шуннан соң ул кабат Әлмәткә кайтты. Аннан Премьер-министр булды, мин ул вакытта район башлыгы идем әле. 1996 елда мин Хөкүмәткә килдем һәм аның белән 1998 елга кадәр Хөкүмәттә бергә эшләдек, бер-беребезне якыннан белдек. Кулга-кул тотынып, төрле вазыйфалар башкардык. Күз тимәсен, Фәрит Хәйрулла улы хәзер зур эш башкара. Беренчедән, парламентыбыз ышанычлы. Хакимияткә ышанычлы парламенттан башка булмый. Республика халыклары Ассамблеясы буенча да зур эш башкарылган һәм аның нәтиҗәсен дә күрәбез. Тынычлыкта һәм иминлектә яшәү бик мөһим. Шулай килеп чыкты ки, бу вакыт эчендә без аның белән бер тапкыр да талашмадык. Төрле вакытлар булды. Ул минем җитәкчем иде. Бу аның да, минем дә яхшы сыйфатыбыз дип саныйм. Бер-береңә ярдәм итеп, республика ихтыяҗларын истә тотып эшләү ул иң мөһиме. Федераль дәрәҗәдә дә сезнең дәрәҗәгез зур. Күп сорауларны үзегез хәл итәсез”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм парламент җитәкчесенә тигез тормыш теләп, рәхмәтен җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин шул дәвер эчендә 50 дән артык дәүләт бүләгенә ия булган сәясәтче. Бүген Рөстәм Миңнеханов аңа “Дуслык” ордены тапшырды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading