Шәһри Казан

Мөслим районындагы авариядә ир-ат һәлак була

Татарстанның Мөслим районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте була.

Бүген, 29 мартта, республиканың Мөслим районында иртәнге биштә, үлемгә китергән авария килеп чыга. Беренчел мәгълүматларга караганда, "Мазда" чит ил машинасы йөртүчесе тизлекне арттырып, идарәне югалта һәм трассадан читкә оча.

Автомобиль һава буйлап берничә дистә метр очканнан соң, кырга килеп төшә, дип яза "Комсомольская правда". 

Реклама

- Һәлакәт урынында чит ил машинасы йөртүчесе вафат булды, - дип хәбәр итәләр Татарстан Эчке эшләр министрлыгында. Салонда утырган ике пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән җирле хастаханәгә китерелгән.

Шаһитлар сүзләренчә, зыян күрүчеләрнең берсенең хәле авыр, дип бәяләнә. Авария Катмыш авылына 500 метр кала килеп чыккан.

Фото: ntr-24.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: