16+

Алла сакласын! 11 яшьлек баланы яшьтәшләре ут төртеп яндырган

Раменскийда тере килеш янып үлгән малайны яшьтәшләре сарайда бикләп калдырганнар, аңа янаганнар һәм мыскыл иткәннәр.

Раменскийда тере килеш янып үлгән малайны яшьтәшләре сарайда бикләп калдырганнар, аңа янаганнар һәм мыскыл иткәннәр.

11 яшьлек Артур һәлак булган урында җирле кешеләр стихияле мемориал оештырган.

- Куркыныч. Кечкенә фәрештәбез күкләргә иңде, - ди шунда яшәүче кырык яшьлек хатын-кыз.

Менә инде берничә көн бу урынга Раменский янындагы Дубовая роща поселогында яшәүчеләр килә. Панельле биш катлы йортлар һәм балалар бакчасы артында агач сарайлар тезелгән. Ә аннан соң урман. Фаҗига биредә 19 май кичендә килеп чыга. Өлкәннәр янган сарай тирәсендә ике яшүсмер егет һәм бер кызның кычкырышып, чабып йөрүен күргәннәр.

— Анда малай! Ул хәзер үләчәк!- дип елаган бер мәктәп укучысы.

Ирләр йөгереп килгән, ут камап алган сарайдан яшүсмерне чыгару өчен такталарны каерганнар. Ләкин соң була...

Артур бу якларда яшәмәгән, моңа кадәр күпләр аны берничә тапкыр күргән анысы. Ул бирегә дзюдо секциясенә бергә йөргән иптәше янына килгән.

— Беркем дә аңа кагылмады, - дип сөйләгән KP.RU басмасына биредә яшәүче яшүсмерләр.  - Ләкин шул кичне эскәмиядә утырып торучы компания аны эләктереп алды.

Җомга кичендә, 19:00 сәгатьтә. Балалар сүзләренчә (бәхәснең башын авыл мәктәбе укучылары күргән), ике өлкән егет Артурны мыскыл итә башлаган.
Алар аңа кем ул, кайдан, нәрсә өчен килүе турында сораша башлаган. Аны этеп җибәргәннәр. Сарайлар ягына алып киткәннәр.
Әлеге сугыш чукмарларын бөтен район белә. Алар арасында Вася Журавлев иң өлкәне. Мәктәптә ул малайның үз-үзен тотышы белән дә проблемалары булган.

- Ул күпләрне рәнҗетте. Яшүсмерләрдән вейпларын тартып алды, көчсезрәкләрдән акча таләп итү очраклары да булган. Аның белән беркем дә бәхәскә керергә теләми, - дип искә ала егетләр.

Икенче егет - Костя Лапин. Моңа кадәр күпләр аны «яхшы билгеләргә укыган гади, тыныч егет» дип санаганнар. Вася һәм Костяга 13 яшь (икесе дә 6 сыйныфны тәмамлый). Артурга 11 яшь булган. Малайлар артыннан 15 яшьлек кыз да ияргән, ул ахыр чиктә фаҗиганең төп шаһиты була.

 Кравлев, Артурны мыскыл итә һәм аны төртә башлаган: "Әгәр без синең чалбарыңны яндырсак, куркасыңмы?» дигән ул һәлак булган малайга.

Тикшерү версиясе буенча, бәхәс Артурның сарайда бикләнүе белән тәмамлана.

- Балалар сарай ишеген йозакка япкан һәм кадак белән кадаклаганнар, - дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ога Врадий. - Янгын башланганнан соң, мөстәкыйль рәвештә ишекне ача алмаганнар һәм өлкәннәрдән ярдәм сораганнар.

Сарай эчендә ни өчен янгын чыгуы әлегә билгесез.

Тикшерү комитеты эксперт-белгечләренең беренчел мәгълүматлары буенча, янгын нәкъ менә агач корылма эчендә чыккан.

- Янгын эчтән башланса да, моның сәбәбен табып була, - дип фикер йөртә шул тирәдә яшәүчеләрнең берсе. - Яшьләр вакыт-вакыт сарай эчендә шашлык пешерә иде. Шуңа күрә шырпының сарай эчендә булуы ихтимал. Шул ук вакытта сарайның конструкциясе монолит булмаган, стеналарда кайбер урыннарда такталар булмаган. Шуңа күрә кемдер шырпы сызып махсус ташлаган дип фаразларга була. 

Шул ук вакытта янгын эчендә һәлак булган Артурның якыннары билгесезлектән ачына, аны ут төртеп махсус яндырганнар дип саныйлар. 

Тикшерү комитеты белдерүенчә, шаһитлар даирәсе билгеләнгән, фаҗига урынын криминалистлар тикшергән, янгын-техник экспертиза билгеләнгән.

Юристлар аңлатканча, 13 яшьлек яшүсмерләр, әгәр аларның малай үлемендә гаебе исбатланса, җәзага тартылмаячаклар - Россиядә балигъ булмаганнарны 14 яшьтән генә җинаять җаваплылыгына тартырга була. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading