16+

13 илнең яшь аш-су осталары үзара ярышачак

18-19 майда KazanForum 2024 кысаларында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь аш-су осталары турниры узачак.

18-19 майда KazanForum 2024 кысаларында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь аш-су осталары турниры узачак.

Анда дөньяның 13 иленнән 100дән артык белгеч катнашып, үз рецептлары аша туган якларының мәдәниятен чагылдырачак. Һәр теләгән кеше  бу ризыклардан авыз итеп карый алачак.

-    Без инде җиденче ел рәттән Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь аш-су осталары конкурсын үткәрәбез. Быел турнирыбыз халыкара югарылыкта узачак, - дип билгеләде Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов. 

Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова сүзләренчә, уздырылу дәверендә турнир трансформацияләнгән, заманчарак, актуальрәк төс алган.  Баштарак ул шеф-поварларның милли кулинария бәйгесе буларак уздырылса, хәзер яшь аш-су осталарының конкурсына әверелгән. Бу һөнәргә яшьләрне җәлеп итүдә зур роль уйный. Бүген бәйге шәхси брендны үстерү, гастрономиядә яңа йолдызларны кабызу мәйданчыгы булып тора.

Татарстан рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Михаил Шәрипов ассызыклап узганча, бу конкурс уникаль булып тора, аның аналоглары Россиядә генә түгел, дөньяда да юк.

-    Бу бәйгенең уникальлеге шунда ки, конкурс ризыкларын хөкемдарлар гына түгел, кунаклар да авыз итеп карый алачак. Без аларны яраклаштырдык һәм ике көндә дә аларны сатып алырга мөмкин. Димәк, һәр теләгән кеше төрле илләр – Малайзия, Марокко, Азербәйҗан һ.б. илләрнең милли ризыклары белән танышу мөмкинлегенә ия булачак.

Ярышларның баш хөкемдары Әзербайҗан Кулинария ассоциациясе президенты, Бөтендөнья ислам кулинария җәмгыяте президенты, WACS мактаулы әгъзасы Таһир Әмирсланов булачак. Ул Татарстан тәҗрибәсен башка илләргә дә таратырга кирәклеген ассызыклады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading