16+

16 яшьлек кызны көчләп кияүгә бирмәкче булганнар

Шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар, ә кызны әти-әнисенә кайтарганнар.

Шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар, ә кызны әти-әнисенә кайтарганнар.

Рязань өлкәсендә өч ир-ат 16 яшьлек кызны урлаган. Янәсе, үз туганнарына кияүгә алырга теләгәннәр. Шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар, ә кызны әти-әнисенә кайтарганнар, дип хәбәр итә РИА Новости.

Әлеге хәол 29 сентябрьдә Рыбное шәһәрендә була. Кызның каршы килүенә карамастан, шикләнелүчеләр аны автомобильгә утырталар һәм үз туганнарына кияүгә бирү өчен Мәскәү өлкәсенә алып китәләр. Хокук саклау органнарының оператив эш итүе нәтиҗәсендә кызны табалар һәм әти-әнисенә кайтара алганнар. Шикләнелүчеләр тоткарланган, судка аларны кулга алу турында үтенеч җибәрелгән.

Россия Тикшерү комитетының Рязань өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Мәскәү өлкәсенең 1985, 1986 һәм 2008 елларда туган өч кешесенә карата «Кеше урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading