16+

18 млн сум акчасыннан колак каккан

Казанда пенсионер мошенниклар ятьмәсенә эләгә һәм 18 миллион сумга якын акчасыннан колак кага.

Казанда пенсионер мошенниклар ятьмәсенә эләгә һәм 18 миллион сумга якын акчасыннан колак кага.

Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүчегә элеккеге җитәкчесеннән хәбәр килә. Ир-ат аның белән телефоннан элемтәгә керергә тырышып караган, әмма шул кеше : «Сөйләшергә мөмкинлегем юк, шуңа күрә мессенджер аша гына аралашырга туры киләчәк», дип язган.

Аңа явыз ниятлеләр учреждениенең барлык хезмәткәрләре буенча, шул исәптән мөрәҗәгать итүчене дә кертеп, бөтен мәгълүматны белә, дип хәбәр итәләр.

Имеш, бу мәгълүматлар ярдәмендә мошенниклар хәзер эшләүче һәм элек эшләгән эшчеләрне акчаларын алып, Украина Кораллы көчләрен финанслауга җибәрергә тырыша.

Берничә сәгатьтән иргә яшерен номердан «куратор» шалтырата, ул акчаларны югалтмас өчен нәрсә эшләргә кирәген аңлатырга тиеш була.

Мошенниклар ир-атны җинаятьне булдырмау һәм акчаларны саклап калу өчен аларны «куркынычсыз» счетка күчерергә кирәк дип ышандыра, аннан акчалар аңа тикшерү тәмамлануга кире кайтарылачак, диләр.

Пенсионерның акчасын кайсы банкларда саклавын ачыклагач, мошенниклар аңа акчасын алырга куша, җитмәсә, «куркынычсызлык» максатыннан акчаны өлешләп тапшырырга кирәк була.

Пенсионер алты банктан акчасын алып бетерә, алга таба күрсәтмәләр алу өчен гел элемтәдә була. Озакламый аңа акчаны тапшырыр өчен адрес җибәрәләр.

Берничә көннән, Зур Кызыл урамындагы кафеда ул курьерга биш меңлекләр белән дүрт миллион акча тапшыра.

Соңрак иргә акчаның икенче өлешен тапшыру өчен адрес җибәрәләр. Бу юлы очрашу Сәед Галиев урамындагы җәмәгать туклануы урынында була. Пенсионер шул ук курьерга тагын дүрт миллион һәм йөз мең акча бирә.

Шул ук көнне берничә сәгатьтән соң өченче очрашу Ибраһимов урамындагы сәүдә үзәгендә була. Бу юлы пенсионер 9 миллион 771 мең сум бирә.

Мошенниклар элемтәгә чыкмый башлагач, ир мошенниклар тозагына эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Зыянның гомуми суммасы – 17 млн 871 мең сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading