16+

Миңнеханов гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеш өчен дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлешләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

Миңнеханов гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеш өчен дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлешләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

Премия тапшыру тантанасы Казан Кремлендә булды.

«Бүләкләү тантанасы истәлекле даталарны бәйрәм итү көннәрендә уза: кичә без бөтен ил белән Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек, ә иртәгә Татарстан Конституциясен кабул итү көнен уздырабыз. Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен премия 2015 елдан бирле тапшырыла. Шушы еллар эчендә, кайвакыт иң катлаулы шартларда, безнең җәмгыять үзенең җитлеккәнлеген күрсәтте һәм дәүләтебезнең чын терәге булды. Шунысы куанычлы, төп эшчәнлеге хәйриячелек һәм волонтерлыкны үстерүгә әверелә торган оешмалар саны елдан-ел арта. Социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла, алар безнең кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртә», – дип мөрәҗәгать итте бүләкләнүчеләргә Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның иҗтимагый хәрәкәтләр вәкилләре хезмәте билгеләнде. Бүләкләрне балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, Питрәч районының «Форпост» үзәге директоры Наилә Таҗиева алды.

Моннан тыш, республиканың кайбер оешмалары да билгеләп үтелде: «Зәкят» хәйрия фонды, Татарстан Республикасы Баулы районының «Благо» мөмкинлекләре чикләнгән һәм үсеш үзенчәлеге булган балалар тәрбияләүче аналарның җирле иҗтимагый оешмасы, Анжела Вавилова исемендәге Россиянең лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды, Татарстан Республикасы башкортларының Милли-мәдәни автономиясе – Корылтае (конгрессы) һәм Татарстан буенча «Десантчылар союзы» иҗтимагый оешмасы төбәк бүлеге.

«Бу безнең хезмәткә югары бәя. Әмма болар барысы да лаеклы ялга чыккач та, өйдә генә утырмаучы активистларыбыз аркасында. Алар үз көчләрен кызганмыйча республикабызның гражданлык җәмгыяте үсешен үз өлешләрен кертергә тырыша», – дип сөйләде «Татар-информ»га Хәбир Иштирәков.

Аның фикеренчә, бүген Татарстан республиканың грамоталы җитәкчелеге ярдәмендә генә түгел, лаеклы ялга киткәннән соң актив гражданлык эшчәнлеген дәвам итүче кешеләрнең зур өлеше аркасында да югары темпларда үсә.

Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов барлык бүләкләнүчеләр белән күмәк фотога төште һәм аларның барысын да тантаналы фуршетка чакырды.

Татар Информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading