16+

Россиянең барлык мәктәпләре 2026 елга җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләргә күчәчәк

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов мәктәпләрдә сынау уза торган өлкән сыйныфлар өчен җәмгыять белеме буенча яңа дәреслек 2026/2027 уку елыннан бөтен кеше өчен мәҗбүри булачак, дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, киләсе елдан мәктәпләр мөстәкыйль рәвештә яңа дәреслекләрне кертә алачак.

Кравцов шулай ук 9 нчы сыйныфлар өчен дәреслек тәкъдим итте, уку материаллары 2024 ел ахырына булачак, дип билгеләп үтте. Декабрьдә федераль исемлеккә 5-9 сыйныфлар һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен яңа тарих дәреслекләрен кертү планлаштырыла, алар буенча уку 2025 елның сентябреннән башланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading