16+

2025 елда пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк. Нәрсә дигән сүз бу?

2025 елда пенсияләр яңа кагыйдәләр буенча елга бер тапкыр түгел, ә ике тапкыр индексацияләнәчәк.

2025 елда пенсияләр яңа кагыйдәләр буенча елга бер тапкыр түгел, ә ике тапкыр индексацияләнәчәк.

Бу түләүләр күләменә ничек йогынты ясаячак икәнен «Прайм» агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Әлеге индексация картлык, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсия алучы россиялеләргә кагыла. Индексациянең беренче этабы соңгы еллардагы кебек 1 гыйнвардан түгел, ә 1 февральдән булачак. Аның күләме узган елгы инфляция дәрәҗәсенә бәйле булачак һәм 4,5% тәшкил итәчәк. Икенче индексация 2025 елның 1 апреленнән 2,2% ка булачак.

Бу якынча гына санау – ул тулысынча 2024 ел өчен инфляция буенча мәгълүматларга бәйле булачак. Асылда, шул рәвешле пенсияләр 2019 елга кадәр индексацияләнде. Әмма хәзер индексациянең яңа формуласы кертелә, ул элеккегегә караганда отышлырак булырга мөмкин.

«Шунысы мөһим, пенсияләр эшләмәүчеләргә дә, эшләүче пенсионерларга да индексацияләнәчәк»,-дип йомгаклады Иванова-Швец.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ел саен шулай булачак дип язып чыгып пенсионерларны соендермэкче булсалар, а соныннан эйткэн сүзләре буш сүз булып кала.

    Мөһим

    loading