16+

25 елдан соң да җинаятьче табылган

Чирек гасыр элек Иркутск шәһәрендәге фатирларның берсендә ике яшь баланың мәете табыла.

Чирек гасыр элек Иркутск шәһәрендәге фатирларның берсендә ике яшь баланың мәете табыла.

Аларны җәзалап үтергән булалар. Җинаятьчеләрне эзли башлагач, аларның әбиләреннән шикләнәләр. Ләкин кулга алырга өлгермиләр – әби качып китә. Ничек кенә тырышмасыннар, суга төшеп югалгандай эз югалта. Бер ел элек кенә табылмаган әбине рәсми рәвештә инде үлгән дигән нәтиҗә чыгаралар. Ә бер ай элек ул җинаять кылуда гаепләнеп, кулга алына. Симферополь шәһәрендәге полиция бүлегенә 77 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә, паспорт ясап бирүләре үтенә ул. Тикшерә башлагач, барысы да ачыклана – 25 ел элек кылынган җинаятьне ачыклауда эзләнүче әбекәй булып чыга. Аны кулга алалар. Иркутск шәһәренә кайтаралар. Аның гаепле булу булмавын инде суд ачыклаячак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading