16+

25 яшькә хәтле бала тапкан хатын-кызларга 100 мең түләргә җыеналар?

Алдарак Дәүләт Думасының минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турында закон проекты кабул итүе турында хәбәр ителгән иде.

Алдарак Дәүләт Думасының минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турында закон проекты кабул итүе турында хәбәр ителгән иде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче баласын тапкан өчен 100 мең түләргә тәкъдим итте.

«Иртә, факт буенча үз вакытында бала тапкан өчен өстәмә пособиеләр түләргә кирәк. 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче баласын тапкан өчен 100әр мең түләүне яхшы һәм дөрес инициатива дип саныйм», – дип яза депутат сүзләре РИА Новости.

Аның сүзләренчә, мондый ярдәмне шушы көннәрдә генә Самара өлкәсендә керткәннәр. Ул мондый ярдәм чаралары булган бишенче төбәк булды.

Алдарак Дәүләт Думасының минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турында закон проекты кабул итүе турында хәбәр ителгән иде. Киләсе елның гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы 22 440 сум булачак.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading