16+

“Икенче елны «Татнефть-арена»га җыелсак та, урын җитмәчәк...”

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында һәр район Казанга күргәзмәләр, концерт программасы әзерләп килә. Узган елны бу исемгә Арча районы лаек булган иде.

“Икенче елны «Татнефть-арена»га җыелсак та, урын җитмәчәк...”

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында һәр район Казанга күргәзмәләр, концерт программасы әзерләп килә. Узган елны бу исемгә Арча районы лаек булган иде.

Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында Әгерҗе районы көннәрендә булып кайттык.  Башкаладан ераграк урнашкан районнар турында азрак сүз кузгатабыз төсле. Шәхсән мине дә Әгерҗе районы яхшы яктан шаккаттырды.
1.    Әгерҗе дигәч, иң беренче күз алдына тимер юл станциясе, җылы кабартмалар сатучы мөләем ханымнар килеп баса. Әгерҗе станциясе Транссебер магистраленең бер өлеше дә әле. Аның тимер юлларында 35 гаилә династиясе хезмәт куя икән! Парыгиннар гаиләсендә 5 буын да гомерләрен тимер юл белән бәйләгән. Аларның  гомуми хезмәт стажы – 729 ел. Гәрчә, җиңел хезмәт түгел бит. Бу нәселнең дәвамчысы машинист Александр Лапшин да ике тапкыр тимер юлдан китәргә теләгән. “Китәм, китәм дип әйтәм. Әмма тормыш үзе тимер юлга алып килә. Димәк, язмышым шундый”, – дип көлә ул. Менә шундый кешеләр төбәкнең йөзе инде ул. Тырыш, гади, шаян һәм шул ук вакытта үз эшен чын күңелдән яратучылар. 

2.    Әлбәттә, Әгерҗене бар дөньяга таныткан Иж-Бубый авылында урнашкан мәдрәсәне дә искә алмый мөмкин түгел. Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлисә Бубилар нигез салган уку йортында дини белемнәрдән тыш дөньяви фәннәр дә укыта башлыйлар. Ә 1917 елгы революциядән соң Мөхлисә Буби Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә казыйларның берсе булып сайлана. 20 гасырның бердәнбер хатын-кыз казыясы! Империядә беренче хатын-кызлар мәдрәсәсе дә Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында ачылган. Бу бит Татарстан тарихы гына түгел, ил, дөнья тарихы! Буби нәселе вәкиле Мәрьям Атмаҗа-Бубинская, мәсәлән, Төркия Республикасының милли каһарманы. Ул Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккән төрек хәрбиләрен азат итүгә ирешә һәм аларның туган илләренә кайтуларын оештыра. Әле бу тарихның бер кечкенә өлеше генә. Хәзер дә Иж-Бубый авылында музей эшләп килүе сөендерде. Бубилар мирасын саклау, киләчәк буынга тапшыру өстендә дә актив эшлиләр. Мөмкин кадәр тырышалар, дөресрәге. “Мәктәптә факультатив буларак музей дәресләре үткәрәбез. 1990 елларда махсус музей сәгатьләре дә бар иде. Хәзер мәктәп программаларында стандарт бар, шуңа мәктәп белән берлектә дәрестән тыш эшчәнлек алып барабыз. Һәр елны фәнни конференция оештырабыз” , – диде музейның фәнни хезмәткәре Нурия Маннапова.

3.    Районның мәдәният көннәренә барлык Казан әгерҗелеләре җыелган диярсең. Зал тулы иде, миңа да бу тамашаны басып карарга туры килде. Өстәмә урындыклар да керттеләр, әмма алары да җитмәде. Халык бик күп иде. Моңа Татарстанның мәдәният министры Дамир Натфуллин да игътибар итте. 
– Ну, әгерҗелеләр, шаккатырдыгыз. Бу конкурста беренче тапкыр түгел, 10-15 мәртәбә мондамын. Әгерҗе халкының никадәр уңган, булдыклы һәм бердәм икәнен күрәбез. Бүгенге очрашу да – моңа ачык дәлил. Әлеге очрашу якташлар өчен менә дигән күрешү мөмкинлеге, – диде ул.
“Татэнерго” АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев та шаяртып кына: «Икенче елны «Татнефть-арена»га җыелсак та, урын җитмәячәк», – дип әйтеп куйды. Шәт, үзем барып күрмәсәм ышанмас идем. Әмма Әгерҗе халкының бердәмлегенә сокланып карадым. Районның мәдәният көненә шуның хәтле кеше җыелу – үзе бер күрсәткеч. Димәк, әгерҗелеләр туган якларын онытмыйлар, ә туган яклары аларны онытмый, зурлый белә. Бердәмлек, дуслык рухы концерт программасында да сизелде. Әгерҗедә татарлар, удмуртлар, руслар һәм башка милләт вәкилләре дус-тату яшәвенә сәхнә номерлары ачык мисал булды.  

4.    Тамаша тәмамлангач, таныш әгерҗелеләрне дә күреп алдым. Булат Бәйрамов концерт дәвамында сәхнәдәге чыгышларны төшереп горурланып утырды. Манзара премиясен оештыручы Айдар Шәймарданов та кичәдән бик канәгать иде. Аның белән дә сөйләшеп алдык. 
– Без элек районнан бик сирәк кенә чыга идек. Менә хәзер Әгерҗе халкы Казанга килеп нинди матур чарада катнаштылар. Әлбәттә, бу горурлык. Район җитәкчесе дә спорт, мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертә. Беренчедән, Әгерҗенең төрле милләт вәкилләрен күрсәтү сәяси яктан да бик отышлы. Чөнки безнең республикада күпме милләт вәкиле дус-тату яши бит. Җырлап-биеп кенә яшәмибез, бердәм дә без. Без милли көрәшне алга үстерергә тырышып, Манзара премиясен оештырабыз. Әгерҗе әлегә көрәшчеләрен аерым күрсәтергә теләк белдергән бердәнбер район. 

– Быел башка районнарга да аерым көрәшергә теләсә кабул итәсезме?
– Әлбәттә. Әгерҗе үзен күрсәтте, районда спорт үсеп китте. Безнең төп проблемабыз ярышка зур-зур чемпионнар килеп, район батырларының күләгәдә калуыдыр. Ә менә бу район батырларын күрсәтергә мөмкинлек бирер иде. 11 тапкыр Дөнья чемпионы булган Раил Нургалиев булуга без сөенергә дә, көенергә дә тиеш. Димәк, көрәш үсеше турында уйланырга җирлек бар. Раилне җиңә ала торган көрәшчеләр юкмы, әллә көрәшебез үсмиме?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading