16+

380 мең билет сатылган

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына 380 мең билет сатылган. ФИНА паркына килүчеләрнең саны 200 меңгә җиткән. Журналистлар белән булган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына 380 мең билет сатылган. ФИНА паркына килүчеләрнең саны 200 меңгә җиткән. Журналистлар белән булган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.

- Шәһәребезнең даны көннән-көн арта. Чемпионат барган көннәрдә бу тагын да ныграк күренә. Уеннар алдыннан 100 мең турист килер дип көткән идек. Бу фаразлар да акланды. Казан кунакханәләренең 90-95 проценты тулган. Кызганыч, Казанны, чемпионатны күрергә килә алмыйбыз дип шалтыратып әйтүчеләр дә булды. Без аларга, Казан чемпионаттан соң да шулай матур булып калачак, кайчан килсәгез дә була, дидек, - дип сөйләде журналистларга мэр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading