16+

“Ак үлем” таратучыларны 20 ел төрмә көтә

Татарстанда быелның 1 октябренә наркотиклар кулланучы 18 мең 479 кеше наркология исәбендә тора. Бу бичаралар берничә елдан һәм, хәтта, көне-сәгате белән дә тәгәрәп үләргә мөмкин. Чөнки, организм әледән-әле арта барган "доза"ны күтәрә алмый.

Татарстанда быелның 1 октябренә наркотиклар кулланучы 18 мең 479 кеше наркология исәбендә тора. Бу бичаралар берничә елдан һәм, хәтта, көне-сәгате белән дә тәгәрәп үләргә мөмкин. Чөнки, организм әледән-әле арта барган "доза"ны күтәрә алмый.

"Татмедиа" агенлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә контроль идарәсе җитәкчесе Вадим Костюнин әйткәнчә, республикага "ак үлем" БДБ илләре аша керә. Ни кызганыч, республикада наркотиклар базарының 30 процентын үзебездә үк үстерелгән марихуана, мәк кебек үселекләрдән ясалучы "шайтан көле" били.

- Климат үзгәрә, кайбер кешеләр җылы якларда гына була торган марихуананы үстерә. Татарстанда эзлекле рәвештә "Мәк" операцияләре үткәрелә. Быелның ун аенда наркотикларга бәйле 2894 җинаять теркәлде. Наркотик сатырга җыенган 1568 кеше тоткарланды, инде 1340 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды,-диде полиция полковнигы Вадим Костюнин.
Җинаять җаваплылыгына тартылучылар арасында җирле "ботаниклар" да бар. Наркотикларга каршы көрәштә җәмәгатьчелекнең дә уяулыгы бик әһәмиятле. Наркотик сатучы яки үз бакчасында агулы үсемлек үстерүче якын туганнарыбызны да "ак үлем" корбанына әверелдерергә ихтимал.

Татарстанның хокук сакчыларына Сургут, Нижневартовск, Чиләбе шәһәрләре халкы да рәхмәтле булыр, дип, уйлыйк. Әлеге төбәкләргә наркотиклар алып барган курьерларны безнең полиция хезмәткәрләре тоткан.

- Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә кергән кайбер илләрдән республикага курьерларны һәм наркотиклар сату белән шөгыльләнергә тиешле кешеләрне махсус үгетләп-әзерләп җибәрү төсмере күзәтелә башлады. Октябрь аенда гына да якын чит илләрнең биш гражданы тоткарланды, аларда бер килограммнан артык синтетик наркотик табылды,- диде Вадим Костюнин.

Белеп торыгыз:
Наркотик пропагандалучы физик затка - 1,5-4 мең сум, җитәкчегә һәм шәхси эшкуарга-40-50 мең сум, юридик затка 800 мең сум һәм аннан да күбрәк сумнарда штраф салына. Наркотик сатучы 3-7 елга ирегеннән мәһрүм ителә. Законсыз рәвештә рецепт язып бирелсә яки ялган рецепт ясалса, ике елга кадәр төрмә көтә. Оешкан төркем яки аеруча күп күләмнәрдә наркотик сатучылар 15 елдан 20 елга кадәр һәм гомерлеккә ирекләреннән мәһрүм ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading