16+

Акчасыз гына яңа татар фильмы төшерә башлыйлар

Татарстанда «Күперләр янганда» дип исемләнгән татарча тулы метражлы фильмын төшерә башлыйлар.

Татарстанда «Күперләр янганда» дип исемләнгән татарча тулы метражлы фильмын төшерә башлыйлар.

Июньдә бу эшкә керешеп, киләсе елда экраннарга чыгарырга ниятлиләр. Фильм үзәгендә – көчле татар хатын-кызы язмышы, ул Ника Пэракның тормыш вакыйгаларына нигезләнгән.   Шуңа күрә дә төп рольне Ника Пэрак үзе башкарачак. Ул үзе үк проект авторы да, фильмның режиссеры да, төп рольне башкаручы да.

«Безнең кинематография тарихы гаять зур, горурлык хисе тудыра. Аеруча соңгы елларда безнең фильмнар федераль мәйданчыкларга чыга башлады. Кино өлкәсендә кешеләр үз инициативаларын белдерә. Бу проект та инициативалы кешеләр ярдәме белән дөнья күрәчәк. Министрлык бу проектны тормышка ашыруда үз ярдәмен күрсәтер. Фильмның эчтәлеге кызыклы, фәлсәфи фикерләр салынган», - дип сөйләде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Фильмның сценаристы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф.Ул билгеләп узганча, Ника аның укучысы. Үзенең үзенчәлекле тарихын сөйләнәннән соң, анда татар хатынының, тормыш авырлыкларын кичеп, максатына ирешүе турында сценарий язу теләге уянган.

 Бүгенге көндә фильмның бюджеты юк. Әмма Татарстан ярдәме булыр дип ышаналар. Хәзерге вакытта фильмның сценарие әзер, тизеры төшерелгән, 132 актер сайланып алынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading