16+

Аномаль эсселек урынына көчле җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бүген Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез температура 27 градуска кадәр җылытачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бүген Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез температура 27 градуска кадәр җылытачак.

28 майдан бирле Республикада бик эссе һава торышы урнашты, синоптиклар аны аномаль дип тә атый. Һава температурасы урыны белән 34 градуска кадәр күтәрел. Әлеге температура климатик нормадан 9 процентка югары ди, белгечләр. Тиздән яңгыр да явар, иншалла. Авылларда аеруча зарыгып көтәләр яңгыр яуганны. Бакчалар, кырлар суга сусаган. Шул ук вакытта, синоптиклар алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышының кинәт начарланып китүе мөмкин дип тә хәбәр итә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән хәтта 24 метрга кадәр җитәчәк, ди. Җил вакытында боз яву ихтималы да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading