16+

Апас китапханәчеләре «Авыл яши» проекты кысаларында депутат белән очрашты

“Авыл яши – Деревня живет” проектының максаты – эшкуарларга, агробизнеска ярдәм итү формалары һәм иң яхшы практик технологияләрне куллану турында мәгълүмат бирү.

“Авыл яши – Деревня живет” проектының максаты – эшкуарларга, агробизнеска ярдәм итү формалары һәм иң яхшы практик технологияләрне куллану турында мәгълүмат бирү.

Апас Үзәк китапханәсендә “Авыл яши” республика проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Тахир Һадиев җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә китапханәчеләр, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар, аграрийлар катнашты.
Белгәнебезчә, “Авыл яши – Деревня живет” проектының максаты – эшкуарларга, агробизнеска ярдәм итү формалары һәм иң яхшы практик технологияләрне куллану турында мәгълүмат бирү.
Тахир Галимзянович Апас районында ел буе эшләнгән әлеге проектның нәтиҗәләре белән таныштырды. Авыл җирлегенә, аның бүгенге хәленә кагылышлы мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшенде, киңәш-тәкъдимнәр бирелде, ярдәм чаралары турында җиткерелде.
Киңәшмә барышында Апас районының социаль-икътисадый үсешенә югары өлеш кертүе өчен Апас аграр көллиятенең административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Сибгатуллин Р.К. һәм Тутай авылы җирлеге башлыгы Насретдинова Н.М. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты һәм Медале белән бүләкләнде.

Чулпан Хөснетдинова, Апас Үзәк китапханәсе методисты 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading