16+

Апелляция суды Ирек Мәгъсүмов эшен яңадан карауга кайтарды

Россия Герое Ирек Мәгъсүмовның адвокатлары аны кулга алу турында суд карарына апелляция шикаятен биргән.

Россия Герое Ирек Мәгъсүмовның адвокатлары аны кулга алу турында суд карарына апелляция шикаятен биргән.

Офицерның хатыны Анна Мәгъсүмова сөйләвенчә, апелляция суды эшне беренче инстанциягә, Луганскның Ленин район судына карауга кайтарган, чөнки анда, 21 сентябрьдән, Хәрби судлар эшли башлаган.

— Без Ирек эшен гражданлык суды карамаячак дип өметләнәбез. Хәрби кешенең эшен гражданлык судында карау хокук бозу булып санала, менә шушы өлеш буенча апелляция бирдек, - дип сөйләде Ирек Мәгъсүмовның хатыны.

Искәртеп узабыз, апелляция шикаятен карау 5 августта 14.00 сәгатькә билгеләнгән булган.

— Әмма тикшерүче СИЗОдан судка китерү өчен документларны вакытында рәсмиләштермәгәнлектән, җинаять эшен карау тоткарланган, — дип сөйләде Мәгьсүмовның хатыны. — Без сак чарасын сайлау законсыз булган дигән бик күп дәлилләр китердек. Кечкенә җиңүебез шунда ки, суд өлешчә булса да, адвокатларыбызның барлык үтенечләрен канәгатьләндерде. Сак чарасының законсыз булуын таныды. Әмма суд карарны гамәлдән чыгармады, ә эшне яңадан карауга тапшырды, – дип уртаклашты Анна Мәгьсүмова.

Башта Россия Героен кулга алу 10 октябрьгә кадәр сайлана. 5 октябрь көнне апелляциядә аны тагын ике атнага озайттылар, диде ул.

— Беркетнамәне киләсе атнада гына алачакбыз, шуңа күрә әлегә ни өчен Ирекнең кулга алынуын озайтуларын аңламыйбыз. Әлбәттә, кассациягә шикаять бирәчәкбез. Шулай ук без тикшерүченең эштән китүен белдердек, чөнки ул иремә, гаилә белән  янады, – дип өстәде ул.

Россия Герое йолдызын Татарстанның Мамадыш районында туган Ирек Мәгъсүмов август башында алды. Ул бүләкне ил Президенты кулыннан үзе кабул итте.

Шул ук айның 11 нче көнендә Луганскида кыз үтерелә. Ул ашыгыч ярдәм машинасында пуля ярасыннан вафат була. Мәгьсүмовка гаеп белдерелә, аны судка алып киләләр һәм кулга алу рәвешендә сак чарасы сайлыйлар. Геройның адвокаты һәм аның хатыны, Ирекнең хезмәттәше Павел Яськевич үз гаебен таныган – ир-ат очраклы рәвештә кызга аткан, әмма аның сүзләре тикшерү тарафыннан җитди кабул ителмәгән, дип раслый Анна Магасумова.

Тулырак: «Безнең өчен ул барыбер герой булып калачак»: Ирек Мәгъсүмовның җинаять эше турында нәрсә билгеле?

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading