16+

Арча зиратында каберлекләрне чистарту буенча акция уза

24 сентябрьдә сәгать 13.00-15.00тә Казанның Арча зиратында, "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, конфессияара акция узачак.

24 сентябрьдә сәгать 13.00-15.00тә Казанның Арча зиратында, "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, конфессияара акция узачак.

Каберлекләрне чистарту, тәртипкә китерү акциясендә республиканың дини берләшмәләре вәкилләре катнашыр дип көтелә. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, чараны Рус Православие чиркәве Казан епархиясе һәм Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештыра.

- Әлеге акция узган елны да оештырылган иде, анда фәкать мөселман һәм православие дине вәкилләре генә катнашты. Быел исә бу эшкә республиканың башка дини берләшмә яшьләрен дә җәлеп итәргә булдык, ни өчен дигәндә, Арча зиратында төрле милләт һәм дин вәкилләре, әйтик, православлар, католиклар, лютераннар, мөселманнар, яһүдләр җирләнгән. Ел дәвамында төрле конфессия яшьләре очрашып-аралашып тора. Интеллектуаль уеннар, башка бәйгеләр оештырыла. Бу юлы исә без күңел ачып кына калмыйча, җәмгыять өчен файдалы эшләр дә башкарырга булдык.

Икенче яктан, акция аларны берләштерү максатын да күз уңында тота. Шулай ук вандаллыкка һәм каберлекләрне мыскыллауга юл куелырга тиеш түгел дигән фикерне дә алга сөрәсебез килә, - дип сөйләде ул безгә.

Акциядә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Эш кораллары Арча зиратында биреләчәк. Алга таба дини берләшмәләр вәкилләре катнашында попечительлек советы булдыру, тарихи әһәмияткә ия каберлекләрнең тулы исемлеген әзерләү һәм нәшер итү дә планлаштырыла.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading