16+

Арслан Сибгатуллин Казанның танк полигонында җырлады

Казанның танк полигонында Алексеевск районыннан мобилизацияләнгәннәр өчен халык үзешчәннәре артистлары һәм Арслан Сибгатуллин чыгыш ясады.

Арслан Сибгатуллин Казанның танк полигонында җырлады

Казанның танк полигонында Алексеевск районыннан мобилизацияләнгәннәр өчен халык үзешчәннәре артистлары һәм Арслан Сибгатуллин чыгыш ясады.

Ул ««Я люблю тебя, жизнь» җырын башкарды. Бу турыда «Заря» газетасы яза.

Искәртик, алты ел элек дүрт яшьлек Арслан башкаруындагы «Священная война» җыры интернетны «шаулатты». Арсланның әти-әнисе роликны ватандашларны Җиңү көненә котлау буларак куеп, ул шулкадәр танылыр уйламаган да. Клипны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та социаль челтәрдә үз битендә куйды.

Алексеевск районы мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре рус һәм татар телләрендә популяр һәм хәрби җырлар башкарды.

Шулай ук хәрбиләргә Биләрдән Фәрит Нуруллин бал биреп җибәргән. Алексеевскида яшәүче Ольга Филичкина тарафдарлары белән бергә солдат өчен җылы кием һәм балаклавалар теккән.

Мобилизацияләнгәннәргә әйберләрне концерттан соң тапшырдылар.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading