16+

Балалар бакчаларына түләү буенча барлык ташлама һәм компенсацияләр саклана

Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына бәяләр артты. Бу үсеш 8 процент - 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итте. Түләүләр оешманың төренә, эш вакытына һәм сабыйның яшенә бәйле. Әйтик, узган ел 3 яшьтән зуррак баланы бакчага йөрткән өчен ата-аналар 2563 сум түләсә, быелның гыйнварыннан ул 207 сумга артып, 2770...

Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына бәяләр артты. Бу үсеш 8 процент - 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итте.

Түләүләр оешманың төренә, эш вакытына һәм сабыйның яшенә бәйле. Әйтик, узган ел 3 яшьтән зуррак баланы бакчага йөрткән өчен ата-аналар 2563 сум түләсә, быелның гыйнварыннан ул 207 сумга артып, 2770 сум тәшкил итә.

Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнарның үсүе, балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы, азык-төлек бәясе арту белән бәйле. Шул ук вакытта бала карау чыгымнарының күп өлешен - 70 проценты чамасын дәүләт үз өстенә ала.

Ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр дә бу елда саклана. Беренчедән, һәркемгә федераль субсидия тиешле: беренче балага - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент кире кайтарыла. Икенчедән, республика казнасыннан да өстәмә компенсация түләнә. Кереме җан башына 20 мең сумнан артмаган һәр кеше әлеге төбәк ярдәмен алырга мөмкин.

Моннан тыш, күпбалалы гаиләләргә ташламалар да саклана. Физик мөмкинлекләре чикләнгән, туберкулез интоксикацияле балалар, ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм сабыйлар балалар бакчаларына бушлай йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading