Социаль фондның Татарстан бүлеге матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып башкарылачак. Хәзер акча 3 яше тулмаган һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек әти-әниләр икенче балага гына акча ала алалар иде.
Тагын бер үзгәреш акчаларны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан башлап, барлык гаиләләргә пособие бер көндә – һәр айның 5 нче числосында күчереләчәк. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май ае пособиесе өчен кулланылачак – акча гаиләләргә 5 нче июньдә күчәчәк.
Комментарийлар