16+

Бер пенсионер мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча күчергән

Әлмәттә яшәүче пенсионер ханым мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча күчергән.

Әлмәттә яшәүче пенсионер ханым мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча күчергән.

Аңа билгесез кеше шалтырата һәм үзенең полиция өлкән лейтенанты булуын әйтеп, исәп-хисап счетыгызга мошенниклар хуҗа булырга мөмкин, дип кисәтә. Соңрак башка «хезмәткәр» белән тоташтыра. Соңгысы пенсионер ханымга күрсәтелгән счетка акча күчерергә тәкъдим итә һәм бу мәгълүматны башка кешегә әйткән өчен штраф белән яный. Пенсионер ханым җинаятьченең инструкциясе белән банкка бара, анда 1 миллион сум акчасын ала һәм тагын 3 миллион сумга заказ бирә.

Икенче көнне ханымга үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтырата. Ул белдергәнчә, аның счетында мошенниклар булган һәм аңа кичекмәстән финанс чараларын алып, башка счетка күчерергә кирәклеген әйтә. Барлык операцияләрне ясаганнан соң, билгесез зат аның иминият полисының номерын атый һәм хәзер пенсионерның акчасының куркынычсызлыкта булуын хәбәр итә. Аннары пенсионер ханымны аның исеменә кредит рәсмиләштерергә телиләр дип инандыра һәм моңа комачаулау өчен, пенсия фондыннан керемнәр турында белешмә алырга куша. Әмма җинаятьче эшне ахыргача җиткерә алмый, чөнки сөйләшүне зыян күрүченең улы ишетә һәм әңгәмәне туктата. Шуннан соң хатын үзенең алдануын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading