16+

«Бердәм Россия»нең яңа проектлары старт ала

«Бердәмроссия»леләр сайлау­чыларның тавышын күбрәк җыю өчен ничек көрәшергә җыена? Республика парламентына сайлауларга партия 96 кандидат тәкъдим итә һәм җиңүгә генә исәп тота. Бу хакта һәм башка эш планнары белән «бердәмроссия»леләр журналистларны таныштырды.

«Бердәм Россия»нең яңа проектлары старт ала

«Бердәмроссия»леләр сайлау­чыларның тавышын күбрәк җыю өчен ничек көрәшергә җыена? Республика парламентына сайлауларга партия 96 кандидат тәкъдим итә һәм җиңүгә генә исәп тота. Бу хакта һәм башка эш планнары белән «бердәмроссия»леләр журналистларны таныштырды.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары, фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов сүзләренчә, «Бердәм Россия» республикада эре сәяси көч булап кала бирә, 120 меңнән артык татарстанлы анда әгъза булып тора, җирле бүлекчәләрнең саны ике меңнән артык. Мондый челтәрле система гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча нәтиҗәле эш алып бару өчен кулай, соңгы биш ел эчендә 120 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.
Узган сайлаулардагы кебек үк, бу юлы да партиянең мобиль кабул итү челтәре эшләячәк, якын арада автобус­лар, районнар буйлап йөреп, халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итә башлаячак. Соңыннан алар нигезендә партия хәл итәргә тиешле мәсьәләләрнең исемлеге төзеләчәк.

Юрий Камалтынов аңлатып үткәнчә, Президент Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт белән бердәм командада социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү буенча алга таба да эшләү өчен фракция көзен җиңүгә исәп тота, аның узган чакырылыш чорында халык алдында исәп-хисап тотарлык башкарылган эш нәтиҗәләре бар. Партиянең сайлауалды программасы сайлау­чыларның теләкләре һәм тәкъдимнәре буенча төзелгән. «Сайлауларның май аенда узган циклы алдыннан 2,5 мең тәкъдим кабул ителде, шуларның 90 проценты тормышка ашырылды, – ди фракция җитәкчесе. – Безнең төп бурыч – сайлау­чылар белән диалог нигезендә социаль мәсьәләләрне хәл итү. Шуңа күрә без кандидатларга сайлаучылар белән мөмкин булганча күбрәк күрешү максаты куябыз».

Партия исемлеге буенча беренче өчлеккә кергән Альбина Насыйрова аңлатып китүенчә, фракция сайлауалды кампаниясе кысаларында профессиональ җәмәгатьчелек белән күрешүнең яңа төр форматын башлап җибәргән. Эре шәһәрләрнең педагоглары белән очрашулар уздырылган.
– Бу – гадәти булмаган форма, анда һәрбер катнашучы мәшә­катьләр турында белдерә һәм аларны хәл итү юлларын да тәкъдим итә ала. Бөтен мәгълүматны без Мәгариф министрлыгына тапшырыр­га ниятлибез, киләчәктә табиблар, мәдәният хезмәткәрләре белән дә шундый ук очрашулар үткәрергә җыенабыз, – дип сөйләде Альбина Насыйрова.

Очрашу барышында журналистларга «Минем депутат» дип аталган яңа интернет-сервисны тәкъдим ителде. Сайтта һәрбер кандидатның шәхси бите булдырылган, әлеге идея­нең максаты – һәркем үзенә җайлы форматта кандидатларга мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеген тудыру. Пар­тиянең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, сайлау кампаниясе максималь күләмдә ачык узарга тиеш. «Минем депутат» проекты – партиянең ачык булуын күрсәтүче яңа формасы, ул сайлау­чылар өчен дә, депутатлыкка кандидатлар өчен дә эшләячәк. Барлык тәкъдим-мөрәҗәгатьләрне халык күзәтеп торачак», – дип сөйләде ул. Бу сайлауалды проекты түгел, әлеге идея бер ел элек туган. Ул сайлау­лар узгач та эшләвен дәвам итәчәк.
Дәүләт Советы сәркатибе, «Бердәм Россия» әгъзасы Лилия Маврина партиянең «Безнең ишегалды» дип аталган тагын бер проекты белән таныштырып узды. Халыктан кабул ителгән йорт тирәсе территорияләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләрен өйрәнеп, фракция шундый программа булдыру инициативасы белән Президентка чыккан һәм аңардан хуплау алган. Республика башлыгы фракциягә халык белән ишегалларының стандарты турында сөйләшү, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген ачыклау максатын йөкләгән. «Бердәмроссия»леләр бу эшкә тотынганнар да инде.

– Сүз 9 меңнән артык ишегалдын төзекләндерү турында бара, – дип сөйләде Лилия Маврина. – Соңгы елларда республикада 1700 ишегалды төзекләндерелде, гомуми сумма 5,5 миллиардны тәшкил итте. Әмма алар яңа программа кысаларыннан төшеп калмый, безнең кандидатлар ул ишегалларына да барачак.
Юрий Камалтынов июль ахырында «Мобиль поликлиника»лар йөри башлаячагы турында хәбәр итте. Алар беренче чиратта халкы 100дән кимрәк булган торак пунктларына юл тотачак.

– Әлеге сорау февральдә Чис­тайда «Бердәм Россия» көне»ндә күтәрелгән иде: кечкенә авылларда яшәүчеләр кайбер табибларның хезмәтләреннән файдалана алмый. Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте һәм президент кушуы буенча, күчеп йөри торган медицина комплекслары сатып алынды. Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый дүрт комплекска ия булды һәм алар 25 июньнән үз эшләрен башлаячак. Шулай итеп, халыкның бу мөрәҗәгате канәгатьләндерелде, – диде фракция җитәкчесе.
Аларда алты белгеч булачак. Юрий Камалтынов ассызыклаганча, бу эш сайлауалды проекты гына булып калмыйча, даими рәвештә эшләячәк.

Фото: tatarstan.er.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading