16+

Беренче балага да ана капиталын бирергә мөмкиннәр

Россия Хөкүмәте ана капиталын беренче бала өчен бирү мөмкинлеген карый.

Россия Хөкүмәте ана капиталын беренче бала өчен бирү мөмкинлеген карый.

Бу хакта ­Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Гаиләләрдә балалар тусын өчен өстәмә кызыксындыру чаралар булдырырга кирәк. Шунлыктан беренче балага ана капиталын кертү дә карала. Әлегә бу фикерләр генә», – дигән вице-премьер.

Сүз уңаеннан: ана капиталы программасы Россия­дә 2007 елдан бирле гамәлдә. Сертификат икенче яки аннан соңгы туган балалар өчен бирелә. Бүгенге көндә ана капиталы күләме 453 мең сумны тәшкил итә. Программа 2021 ел ахырына кадәр озайтылды.

Тагын бер яңалык: Федерация Советында күп балалы гаиләләргә өченче һәм аннан соң туган сабыйлары өчен 50шәр мең сум акча түләргә тәкъдим итәләр. Федерация Советының Парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты рәисе Андрей Кутепов шундый инициатива белән чыккан. «Россия Федерациясендә күп балалы гаиләләрнең хокуклары төп гарантияләре турында»гы законның гамәлдәге редакциясендә гаиләдә өченче бала дөньяга килгән очракта гына компенсация түләү хакында сүз бара. Әмма, сенатор фикеренчә, бу өчтән артык бала тапкан гаиләләрне кимсетә.

Парламентарий шулай ук мәктәп укучылары шәһәр эчендәге һәм шәһәр яны транспортында бушлай йөрергә тиеш дип саный.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading