16+

"Без беркайчан да көндәшләр булмадык һәм булмаячакбыз"

Татарстан һәм Башкортстанның күп кенә юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара кысаларында хәбәр итте. 

"Без беркайчан да көндәшләр булмадык һәм булмаячакбыз"

Татарстан һәм Башкортстанның күп кенә юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара кысаларында хәбәр итте. 

«Башкортстан һәм Татарстан - сәнәгать потенциалы буенча Россиянең ун төбәгенә керә торган илебезнең иң куәтле төбәкләре. Без беркайчан да көндәшләр булмадык һәм булмаячакбыз. Башкортстан - безгә бик якын республика.

Безнең товар әйләнеше дәрәҗәсенә карарга кирәк: без үзара бәйләнгәнбез һәм берничә юнәлеш буенча, шул исәптән нефть химиясе өлкәсендә дә бер-беребезне тулыландырабыз», - диде Татарстан Президенты массакүләм-матбугат чаралары вәкилләре белән аралашканда.
Миңнеханов сүзләренчә, төбәк хакимиятләре эшен бәяләүнең төп үзенчәлеге-халыкның тормыш сыйфаты, бу исә, үз чиратында, турыдан-туры субъектларның икътисад торышына бәйле.

«Без Европа тормыш дәрәҗәсенә ирешергә омтылабыз. Бу бурычны гамәлгә ашыру өчен күп нәрсә кирәк, әмма төп мәсьәлә - икътисад. Шуңа күрә Татарстан белән Башкортстанга безнең икътисади потенциалны киңәйтү өстендә җитди эшләргә кирәк. Ул нефть химиясе, машина төзелеше һәм кече һәм урта бизнеска ярдәм итү белән бәйле берничә стратегик юнәлешне үз эченә ала. Барлык бу юнәлешләр буенча безнең төбәкләрдә эш бара», - дип өстәде Татарстан Президенты.
Юбилей датасы уңаеннан «Башкортстан» Дәүләт концерт залында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия субъектлары җитәкчеләре, Дәүләт Думасы депутатлары катнашында тантаналы җыелыш булды.

«Башкортстан халкын әлеге истәлекле вакыйга – республика оешуга 100 ел тулу белән котлыйм. Башкортстанга алга таба да үсеш һәм чәчәк атуын телим. Татарстан белән Башкортстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр тагын да ныгый гына барыр дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. Татарстан Президенты республика җитәкчелегенә татар-башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулла сурәтләнгән картина бүләк итте.
фото http://president.tatarstan.ru/ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading