16+

“Безнең Татарстан” VI республика яшьләр форумына гаризалар кабул итә башладылар

Әлеге чара яшьләргә үз проектларын гамәлгә ашыру өчен менә дигән мәйданчык булып тора.

Әлеге чара яшьләргә үз проектларын гамәлгә ашыру өчен менә дигән мәйданчык булып тора.

Анда теләгән һәркем катнашып, үз проектын яклап, аны тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба ала. Форум нәтиҗәләре буенча Татарстан хөкүмәте, инвесторлар, иганәчеләр алга таба тормышка ашыру иң яхшы идеяләр, проект һәм яшьләр программаларын өчен сайлап алачак. Форумда "Инновацияләр территориясе", "Архитектура һәм сәнгать территориясе", "Эшмәкәрлек территориясе", "Игелек территориясе", "Иминлек территориясе", "Кече Ватан территориясе", "Тынычлык һәм татулык территориясе", "Яшьләр территориясе" кебек ун мәйданчык эшләячәк.

"Безнең Татарстан" форумы берничә этапта узачак. Гариза кабул итү кампаниясе шушы көннәрдә башланып, 29 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аны www.forumtatarstan.ru сайтында тутырырга мөмкин. 1-14 март көннәрендә һәр проект белгечләр бәясен алачак. Сайлап алынган иң яхшы проектлар 21 марттан алып 1 апрельгә кадәр узучы киләсе этапта катнашачак. Аның нәтиҗәләре буенча исә финалистлар исемлеге төзеләчәк.
Гаризаларны 14-30 яшьлекләрдән кабул итәләр, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр дә катнашу хокукына ия. Республиканың киләчәге - синең идеяләреңнең тормышка ашырылуы ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading