16+

«Бөер авыруы, 4нче стадия»: җырчы Ильвина кайгы кичерә

Җырчы Ильвина кайгы кичерә, аның яраткан эте Тедди берничә көн азапланганнан соң үлеп киткән.

Җырчы Ильвина кайгы кичерә, аның яраткан эте Тедди берничә көн азапланганнан соң үлеп киткән.

«Без бу авыр юлны бергә узабыз. Синең белән мин яратуның нәрсә икәнен белдем. Бүген кич мин тагын синең яныңа киләм, алма ашатам, уйнарбыз. Сине кабат кочаклаячакмын, яратуымны әйтәчәкмен. Өлгермәм дип куркам», – дип яза җырчы ветеринария клиникасында утырган фотоны куеп.

Соңрак Ильвина эте белән үбә-үбә хушлашкан видеоны күрсәтә. Ул аны Зөлфия Вәлиева репертуарындагы «Киттең» җырына салган.

«Бөер авыруы, 4нче стадия. Авыртуны баса торган дарулар гына бирәләр. Төнгә дарулар бирәчәкләр. Табиб, бер вариант – күчереп утырту бар, ди. Тик бу да гарантия бирми», – дип хәбәр иткән иде җырчы. Шулай ук дүрт аяклы дусты өчен борчылуын, бу хәбәрне авыр кичерүен сәхифәсендә күрсәтеп барды.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading