16+

“Болгар” Казан-Болгар маршруты буенча юлга кузгалды (+фотолар)

Бүген «Болгар» радиосы алып баручылары иртәнге алтыда Казан Кремленнән Болгарга таба юлга тотты. Эстафетага «Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов старт бирде.

Бүген «Болгар» радиосы алып баручылары иртәнге алтыда Казан Кремленнән Болгарга таба юлга тотты. Эстафетага «Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов старт бирде.

Эстафетаны тәмамлаган велосипедчы алдагы катнашучыга алтын микрофон тапшыра. Илшат Әминов Муса Җәлил һәйкәленнән "Кольцо" сәүдә үзәгенә кадәр барып җиткәч, алтын микрофон алып баручы Наилә Гыйбадуллина белән яңалыклар бүлеге хәбәрчесе Камилә Шәһәбиевага күчте. Казан - Болгар арасы 200 чакрым, шуның алты чакрымын "Шәһри Казан" журналисты, "Болгар" радиосында "Шөпшә шоу" радиотамашасын алып баручы Линар Закиров хезмәттәше, ТНВ каналында "Музыкаль дистә" тапшыруын алып баручы Айсылу Хаҗиева белән бергә үтте. Велойөреш буласын телевизордан ишетеп, Руслан Хәмидуллин Чиләбедән үк килеп җиткән. Казанга исә машина белән килгән.

- Иң күбе 100 чакрым ара үткәнем бар. Бүгенге 200 чакрымлы Казан-Болгар маршруты үзем өчен рекорд булачак, - диде Руслан.

Велойөреш бүген кичке дүрттә Болгар шәһәренең Ак мәчетендә тәмамланырга тиеш. Анда кичке алтыда татар эстрадасы йолдызлары концерт күрсәтәчәк.

"Болгар" радиосы хезмәткәрләренең сәяхәте турында тәфсилләп "ШК"ның иртәгәге санында укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading